Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Халык җыеннары тәмамланды

Халык җыенының соңгысы Яңа поселогында, Бәтке, Кече Шилнә авылларында үтте.

Һәр елдагыча, җирлек башлыклары халык һәм район җитәкчелеге алдында исәп-хисап тотты, шулай ук район белгечләре, банк хезмәткәрләре дә чыгыш ясады. Ләкин һәр җыенның тере көче халык сүзеннән, аның сорауларыннан, шулай ук рәхмәт сүзләреннән дә хасил иде.

Әҗмәкәй авыл җирлегенең Яңа поселогы мәдәният йортында узган халык җыены аеруча кызык үтте. Төрле авыллардан килгән җирлек кешеләре район башлыгы Фаил Камаевка һәм район белгечләренә төрле тармакларга кагылышлы сораулар бирде, үзләрен борчыган мәсьәләләрне хәл итүне үтенде.

– 2021 елда йортыбызны теркәгәннән соң, безгә «Гринта» оешмасыннан чүпне җыеп алып киткән өчен түләү кәгазьләре килә башлады. Ләкин яңа йортта яшәгәннән бирле аларның бер тапкыр да килеп, чүпне алып киткәннәре юк. Шулай булса да, ай саен алар безгә күрсәтелмәгән хезмәт өчен түләүен өстәп кенә торалар. Бүгенге көндә минем 5 мең сум күләмендә бурычым бар. Әгәр мин шул акчаны аларга түләсәм дә, «Гринта» миңа барыбер хезмәт күрсәтмиячәк. «Нигә чүпне килеп алмыйсыз?», – дигән сорауга аларның җавабы да әзер: «Сезгә кереп булмый, юл юк», – дип кенә җавап бирәләр, – дип, ризасызлык белдереп, «Подсолнухи», «Рябинка» поселокларында яшәүче халык исеменнән залда утыручы ханымнарның берсе сүз алды.

– Минем улым да дүрт ел инде контракт буенча армиядә хезмәт итә, хәзерге вакытта махсус хәрби операциядә катнаша. Ләкин «Гринта» аның исеменә дә чүп җыйган өчен түләүне җибәреп кенә тора, – дип сүзгә кушылды өлкән яшьтәге бер апа да.

Аларның соравына җавап бирергә дип чакырылган «Гринта» оешмасы вәкиленең сүзләре исә район башлыгында да ризасызлык тудырды: «Юллар юк дип хезмәт күрсәтмисез икән, ник дип халыктан акча җыясыз соң сез? Җыймагыз. Ә инде акчасын аласыз икән, эшегезне башкарыгыз. Алар урынында мин дә сезгә үпкә белдерер идем. Хәзерге, кышкы вакытта поселокларга кереп, чүпне җыеп китәргә сезгә нәрсә комаучау итә? Анда яшәүче халык кышын ул юллардан җиңел машинада да йөри бит, нигә сезнең чүп машиналары анда керә алмый?» – диде ул. Аннары, Фаил Мисабах улы район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәбибуллинга, район прокуроры Айрат Галимәрдәновка әлеге сорауны контрольдә тотарга кушты.

Шулай ук, Әҗмәкәй авыл җирлегендә яшәүче халык юл төзелешенә, авыл урамнарын яктыртуга, шәһәргә йөрүче автобус рейсларына, мәктәп, балалар бакчаларына кагылышлы һәм башка төрле бихисап сораулар бирде. Район җитәкчелеге аларның һәммәсенә дә игътибарлы булырга, борчу тудырган мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм итәргә тырышуларын белдерде.

Җыен ахырында исә җирлектән чакырылыш буенча армиягә, мобилизация буенча махсус хәрби операциягә киткән ир-егетләрнең ата-аналарына рәхмәт хатлары тапшырдылар. Шулай ук, җирлек тормышында катнашучы,  гуманитар ярдәм җыюны оештырган һәм башка өлкәләрдә актив эшчәнлек алып баручыларны истәлекле бүләкләр, район башлыгының Мактау грамотасы, җирлек башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләделәр.

Кече Шилнә авылының мәдәният йорты да үткән җомгада шыгрым тулы иде. Биредәге халык шулай ук үзен кызыксындырган һәм борчыган сорауларны күп бирде. Алар төрле иде: чишмәләрне төзекләндерү, газлаштыру, мәктәп төзелеше, машиналарны кую урыны һәм башкасы. Әлбәттә, әлеге җирлектә урнашкан «Усадьба» бакчачылык ширкәтенә кагылышлы сораулар да алдан көтелгәнчә, шактый булды. Анда кышкы вакытта да яшәүче кешеләрнең электр энергиясе белән бәйле һәм башка четерекле мәсьәләләр турында район җитәкчелеге яхшы хәбәрдар.

– Электр челтәрләре «Сетевая компания»гә тапшырылып яки сатылып бирелгәннән соң һәм анда реконструкция ясалганнан соң гына сезнең ширкәттә электр энергиясе тиешле сыйфатта киләчәк. Газ үткәрү эше дә шәхси террриторияләргә бәйле мәсьәләләргә барып төртелә, башланмый. Чөнки шәхси территориядә беркем, бернәрсә эшли алмый, – дип янә бер искәртеп үтте Фаил Камаев.

Башка очрашулар кебек үк, Кече Шилнә авылындагы халык җыены да бүләкләүләр, рәхмәт сүзләре белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев