Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Хакимияттә киңәшмә узды

2024 елгы янгын куркынычы һәм урман культуралары сезонына нәтиҗә ясауга һәм 2025 ел өчен куелган бурычларга багышланган киңәшмә узды.

Тукай районы администрациясендә 2024 елгы янгын куркынычы һәм урман культуралары сезонына нәтиҗә ясауга һәм 2025 ел өчен куелган бурычларга багышланган киңәшмә узды.

Катнашучылар, район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров һәм ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров урманнарны янгыннардан саклау чаралары һәм “Татарстанның чиста урманнары” акциясе нәтиҗәләре турында фикер алышты. 2024 елда 60 куб. м каты көнкүреш калдыгы һәм 90 куб. м коры-сары җыелды.

Шулай ук Урман хуҗалыгы федераль агентлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнгән участок урманчысы Ирек Сафинның эше дә билгеләп үтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев