Волонтерлар һәрчак ярдәм итәргә әзер
Кем соң ул волонтер? Латин теленнән тәрҗемә итсәк, волонтер ул - ирекле ярдәмче. Бүгенге көндә районыбызда 7 волонтер отряды эшли. Һәрбер отрядның үз юнәлеше бар.
Иң зур отрядларның берсе - Бәтке авылында урнашкан. «Данко» исемле волонтерлар отряды 2013 елда оешкан. Әлеге ирекле ярдәмчеләрнең җитәкчесе - Алена Мохото. Эшчәнлекләренең төп юнәлеше - ветераннарга, авыру балаларга ярдәм итү, әхлакый-патриотик тәрбия бирү. Берләшмәдә даими рәвештә 30лап кеше катнаша. Аларның күбесе - 11 яшьтән алып 17 яшькә кадәр булган мәктәп укучылары һәм студентлар. «Данко» волонтерлар отрядының эшчәнлеген республика күләмендә югары бәялиләр. «Ирекле ярдәмче - 2014» бәйгесендә II урын яулаганнар, 2015 елда әлеге бәйгенең Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган номинациясендә II урынга лаек булганнар. Алга планнары зурдан. Тиздән өлкән сыйныфта укучылар өчен һөнәри юнәлеш бирү буенча Биклән, Бәтке авыллары һәм Круглое Поле поселогы мәктәпләрендә тренинг үткәрергә әзерләнәләр.
2014 елда Күзкәй авылында мәктәп укучысы Салават Шәрипов үз инициативасы белән мәктәптә «Яхшылыклар өчен» («За добро») волонтерлар отряды оештырган. Мондый уй Салаватка Казанда «Сәламәтлек сессиясе» («Сессия здоровья») мәктәбендә укып кайткач килә. Ул, мохтаҗ кешеләргә ярдәм итәргә теләүчеләрне тимурчылар отрядына җыеп, үз эшчәнлеген башлап җибәрә. Хәзерге вакытта волонтерлык эшләрендә беренче сыйныф укучыларыннан башлап студентларга кадәр катнаша. Киләсе чарада Салават Шәрипов үзе заманча биюләр буенча мастер-класс уздырачак. Дәрескә теләгән һәрбер кеше килә ала.
Мәләкәс мәктәбендә дә волонтерлар отряды зур эшчәнлек алып бара. «Ачык йөрәкләр» отряды 2001 елда барлыкка килгән. Бүгенге көнгә отрядның иң актив катнашучылар саны 10 кеше. Алар - V-IX сыйныф укучылары. Җитәкчеләре - Мәләкәс авылы мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Юрий Васильев һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Татьяна Солдатова. «Наркотикларсыз яшәү» республика акциясендә актив катнашкан өчен отрядка Мактау кәгазе тапшырылган.
«Татарстан» совхозы поселогында «Шәфкатъ» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге нигезендә 2013 елда «М.И.Г.» волонтерлар отряды оешкан. Монда 8-13 яшьлек балалар чын күңелләреннән җәмәгать тормышына нинди дә булса уңай үзгәрешләр кертергә тырышалар. Гөлназ Шәвәлиева җитәкчелегендә алар СПИДка, террорга, наркотикларга каршы чаралар үткәрәләр.
Яңа поселогында эшләүче «Хыялыйлар» («Мечтатели») отряды да зур уңышларга ирешкән. Казанда «Сәламәтлек сессиясе - 2015» бәйгесендә катнашып, 20 мең сумлык сертификат ияләре булганнар. Волонтерлар хәрәкәтенең кураторы - Айгөл Габдрахманова. Отрядның иң актив, даими катнашучылары - X сыйныф укучылары Сөмбел Хөсәенова, Артем Абрамов, Фәрит Җиһангиров, Марсель Хаҗиев. Алар бәйге өчен «Яшәүнең бәясе» дип аталган кыска фильм төшергәннәр. Әлеге проект сәламәт яшәү рәвешен алып баруга юнәлтелгән.
Яңа поселогыннан Иске Җирекле дә калышмый. «Дуслык» күпфункцияле үзәктә «Изгелек кыл!» берләшмәсе 2014 елдан бирле үз эшчәнлеген алып бара. Җәмгыять өчен файдалы эшләрне 13-15 мәктәп укучысы, студентлар һәм 5 өлкән кеше алып бара. Отряд белән Гөлназ Зарипова җитәкчелек итә. Волонтерлар экологик акцияләрдә бик теләп катнашалар.
Круглое Поле поселогының «Яшьлек» мәдәният йортында узган ел гына волонтерлар берләшмәсе үз эшчәнлеген башлап җибәрә. Ильмира Колесова балалар ярдәме белән патриотик тәрбиягә юнәлтелгән, спорт, туризмга кагылышлы чаралар үткәрә. Шулай ук клубта «Эзләнү» отряды да эшли. Алар фронттан кайтмаган, хәбәрсез югалган Бөек Ватан сугышы солдатлары турында мәгълүмат туплыйлар, ветераннарга булышалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев