Ветераннарга бүләк
Бөек Җиңугә 77 ел тулу уңаеннан, шушы көннәрдә Тукай районында яшәуче сугыш ветераннарына «МНКТ» җаваплылыгы чикле җәмгыяте генераль директоры Шәймиев Тимур Айрат улының буләкләре тапшырылды.
Ветераннар белән аның вәкиле Ирина Иванова очрашты. Очрашуда «Шафкать» районның халыкка комплекслы социаль хезмәт курсәту узәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Гөлнур Исмәгыйлева да катнашты. Өлкәннәребез олы сөенеч белән азык-төлек белән җыелган наборларны кабул итеп алды, hәрберсе Тимур Шәймиевка курсәткән игътибары өчен рәхмәтле булып калды.
/фотолар Гөлнур Исмәгыйлева тарафыннан бирелде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев