Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Ватанны саклау- изге бурыч

Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә 2022 елның 1 апрельеннән хәрби хезмәткә язгы чакырылыш башланды. Армия хезмәтенә хәрби исәптә торучы, хезмәттән вакытлыча яки тулысынча азат ителмәгән 18 яшьтән 27 яшькә кадәрге ир-егетләр алына. Хезмәт итү вакыты үзгәрмәде – ул элеккечә үк бер ел. РФ оборона министры С.К. Шойгу болай дип белдерде «Президент Указын тормышка ашырып, хәрби көчләр сафына һәм башка структураларга хәрби хезмәткә 134 мең ярым кеше җибәреләчәк. Бу сан 2021 елның язгы чакырылышына караганда күпкә кимрәк. Армиягә алынучылар профессиональ әзерлекне уку үзәкләрендә өч айдан алып, биш айга кадәр вакытта үтәчәкләр. Ассызыклап әйтәм, армиягә яңа гына алынучылар бернинди дә кайнар нокталарга җибәрелмәячәк. Хезмәт вакыты үткәч алар барысы да запаска , өйләренә кайтарылып җибәреләчәк. »

Язгы чакырылыш, коронавирус инфекциясенә, аны хәрби частьларда таратмауга бәйле рәвештә, узган елгы кебек үк, барлык саклану чараларын үтәп уздырылачак. Беренче чиратта хәрби комиссариат бу максатка кирәкле булган барлык медицина җиһазлары белән тәэмин ителде. Комиссариатка керү урынында медицина постлары тора. Ерактан гына үлчи торган инфракызыл термометрлар эшли, кулга сөртер өчен антисептиклар куелган. Керү урынында һәм бина эчендә коронавирусны кисәтү чаралары турында стендлар эленгән. 
Хезмәткә чакырылучыларны хәрби комиссариатта кабул итү тәртибе дә бу кампаниядә үзгә. Егетләр күпләп җыелмасын өчен аларның һәрберсенә килү вакыты билгеләнгән, керү-чыгу өчен берничә ишек ачылган. Комиссариат территориясенә һәм бина эченә алар шәхси саклану чаралары белән һәм социаль дистанция саклап кына үтәләр. Бина эче һәрдаим җилләтелеп, дезифекция үткәрелеп тора. 
Республика җыелу пунктына алып бару шулай ук дезинфекция үткәрелгән махсус автомобильләрдә оештырыла. Булачак солдатларны башкалага пассажирлар йөртүгә хокуклы тәҗрибәле машина йөртүчеләр илтәчәк. Быелгы чакырылышта районнан  40 егет армиягә алыначак. Аларны май аеның икенче яртыеллыгында  республика җыелу пунктына илтәчәкләр.
Дамир Вәлиев,
 Яр Чаллының Комсомол районы һәм Тукай районы буенча хәрби комиссары.

/Фото хәрби комиссариаттан алынды


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев