Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Васил Хаҗиев: «Әйе, ис бар. Без халыкка бу мәсьәләне чишү юлларын тәкъдим итәргә тиеш»

Роспотребнадзорга узган ел халыктан кергән мөрәҗәгатьләрнең иң күбесе - 32 проценты - һаваны пычрату белән бәйле булуын әйтте атналык киңәшмәдә әлеге идарәнең Чаллы шәһәрендәге территориаль бүлегенең баш табиб урынбасары Марат Гыйрфанов. Кош тизәге исе белән бәйле мөрәҗәгатьләр бигрәк тә август, сентябрь айларында күп булган. «Татарстан» совхозы поселогы һәм Сосновый Бор...

Роспотребнадзорга узган ел халыктан кергән мөрәҗәгатьләрнең иң күбесе - 32 проценты - һаваны пычрату белән бәйле булуын әйтте атналык киңәшмәдә әлеге идарәнең Чаллы шәһәрендәге территориаль бүлегенең баш табиб урынбасары Марат Гыйрфанов. Кош тизәге исе белән бәйле мөрәҗәгатьләр бигрәк тә август, сентябрь айларында күп булган. «Татарстан» совхозы поселогы һәм Сосновый Бор дуңгызчылык комплексларыннан килгән начар ис уңаеннан да хәбәрләр даими килеп тора. Марат Вазыйх улы соңгы вакытта Әҗмәкәйдә яшәүчеләрнең һәм Подсолнухи поселогындагыларның ТЭМПО предприятиесеннән килгән тавышка зарлануларын әйтте.

Әлеге җәһәттән, район башлыгы Васил Хаҗиев: «Әйе, ис бар. Без халыкка бу мәсьәләне чишү юлларын тәкъдим итәргә тиеш, - диде. - Районда эшләүче эре агросәнәгать предприятиеләренә әйләнә-тирә мохитне пычратмый торган заманча технологияләрне үзләштерергә кирәк», - диде.

Узган ел, ис килү сәбәпле, Калмаш җирлегендә дуңгызчылык комплексы төзүгә халык каршы чыкты. «Кама-Бекон» җәмгыятенең бу комплексын Минзәлә районында төзергә ниятләнде. Хәзер күрше районда да халык бу төзелеш белән риза түгеллеген белдерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев