Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Васил Хаҗиев вәкаләтләрен туктатты, район җитәкчелегенә Фаил Камаев тәкъдим ителде

Узган атнаның җомгасында хакимияттә район Советының чираттан тыш утырышы узды. Утырышның башында ук депутатларга Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты структурасында кадрлар үзгәреше булуы турында игълан ителде. Район Башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш, архитектура һәм яшәешне тәэмин итү буенча урынбасары итеп 2017 елның 8 декабреннән Фаил Мисбах улы Камаевның билгеләнүе һәм аның...

Карар кинәт кабул ителмәде, уйлап эшләнде

Депутатлар игътибарына утырышның көн тәртибе тәкъдим ителде. Анда район Башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын тапшыру турындагы карарның үз көчен югалтуын тану, бу вазифага конкурс үткәрү, район башлыгының вәкаләтләрен срогыннан алда туктату, Башкарма комитет җитәкчесе вазифаларын башкаручыны билгеләү турындагы мәсьәләләр кертелгән иде.

Утырышны алып баручы Васил Хаҗиев Башкарма комитет җитәкчесе вазифаларын башкаручы Роза Гыйззәтуллинадан әлеге эштән азат итүне сорап гариза керүен белдерде һәм тавыш бирүгә куйды. Депутатлар гаризаны канәгатьләндерделәр.

Утырышны дәвам итеп, Васил Хаҗиев үзенә сүз алды. «Пенсия яшем җитү сәбәпле, мин район башлыгы вазифасындагы вәкаләтләремне вакытыннан алда туктатырга карар иттем. Тукай районы - минем туган ягым. Шушында тудым, үстем, күп еллар төрле урыннарда эшләдем. Төрле өлкәләрдә күп проектлар гамәлгә ашырылды, без бер команда булдык. Моның өчен Сезгә зур рәхмәтлемен. Бу карар кинәт кенә кабул ителмәде, уйлап эшләнде, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән килешенде. Минем гаризаны канәгатьләндерүегезне сорыйм», - дип белдерде ул.

Аннары утырышны алып бару район башлыгы урынбасары Рөстәм Закировка тапшырылды. Ул Васил Хаҗиевның гаризасын канәгатьләндерүне депутатлар игътибарына тәкъдим итте. Алар ризалыкларын белдереп, үз тавышларын бирделәр.

Алексей Песошин:
«Васил Хаҗиев эшләгән чорда Тукай районы социаль-икътисади үсеш буенча республикада лидерлар рәтендә булды»

ТР Премьер-министры Алексей Песошин Васил Хаҗиевка Тукай районын үстерүгә керткән хезмәте өчен олы рәхмәтен белдерде.

Утырышка Премьер-министрдан тыш - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары Илнур Гарипов, ТР буенча Пенсия фонды бүлеге идарәчесе район кураторы Эдуард Вафин, «Сетевая компания» ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев та килгән иде.

Алексей Песошин Васил Гариф улының 23 ел үз төбәгенә эшләвен, аның 12 елы район җитәкчесе вазифасында булганын әйтеп үтте. «Районны җитәкләү бик җаваплы хезмәт. Васил Гариф улы үзенә йөкләнгән иң авыр бурычларны да уңышлы башкарып чыкты.

Аның җитәкчелегендә социаль-икътисади юнәлештәге иң актуаль мәсьәләләр хәл ителде, районда иҗтимагый-сәяси тотрыклылык хөкем сөрде. Соңгы биш елда федераль һәм республика программалары ярдәмендә күп санда социаль һәм инфраструктура объектлары төзелде, капиталь ремонт ясалды, реконструкцияләнде, 344 меңнән артык квадрат метр мәйданда торак төзелде. Социаль-икътисади үсеш буенча Тукай районы республикадагы шәһәр округлары һәм районнары арасында 4нче, авыл районнары арасында 1нче урынны били», - дип билгеләп үтте Премьер-министр. Нәтиҗәле эше өчен Васил Хаҗиевка Хөкүмәт исеменнән олы рәхмәтен белдерде.

Аннан соң сүз кабат Васил Хаҗиевка бирелде. Ул бергә эшләгән өч чакырылыш депутатларга, район активына, һәрвакыт ярдәм тойган Президент Аппаратына, шәхсән Рөстәм Миңнехановның үзенә, район кураторы Фәнис Нуриевка, ТР Хөкүмәтенә рәхмәтен җиткерде. ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев белән аерата тыгыз бәйләнештә эшләдек, алар районны төптән беләләр, шулай ук Яр Чаллы шәһәре җитәкчелеге тарафыннан һәрвакыт уңай мөнәсәбәт булды, диде ул. Барысына да рәхмәт, туган районыбыз һәрвакыт үсештә булсын, дип үз сүзен йомгаклады Васил Хаҗиев.

Депутатлар исеменнән Борды авыл җирлеге башлыгы Роза Әбделмәнова чыгыш ясады. Ул Васил Хаҗиевка аңлашып эшләгәннәре өчен рәхмәтен белдерде. «Беләбез, сез бик укымышлы кеше, аерата тарих белән кызыксынасыз. Шуңа күрә Сезгә бик олы бер китап бүләк итәргә булдык», - дип, бүләген тапшырды Роза Николаевна.

Җитәкчелек итүне Фаил Камаев Башкарма комитет җитәкчесе вазифаларын башкаручы буларак башлады

«Хөрмәтле депутатлар, хәзер сезнең алда районны кем җитәкләр дигән сорау туа. Хәзер безгә Башкарма комитет җитәкчесе вазифаларын башкаручыны билгеләү мәсьәләсен карарга кирәк. Бу урынга мин Фаил Камаевны тәкъдим итәм. Аның кандидатурасы ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән килешенгән. Фаил Мисбах улы 2002дән 2017 елга кадәр Актаныш районында җитәкче урыннарда эшләгән, 5 елы район башлыгы вазифасында», - дип, Фаил Камаев белән таныштырды Алексей Песошин.

Аннары Рөстәм Закиров бу турыдагы тәкъдимне рәсми рәвештә игълан итте һәм карар проектын раслауны депутатлар игътибарына чыгарды. Депутатлар бертавыштан ризалыкларын белдерде.

Мәгълүмат өчен:
Фаил Мисбах улы Камаев 1969 елгы. Туган урыны - Мөслим районы Салауз-Мухан авылы. Алабуга дәүләт педагогия институтын тәмамлаган. Хезмәт юлын туган авылы мәктәбендә укытучы булып башлаган. Аннары Мөслим районы Метрәй авыл җирлеген җитәкләгән. Актаныш муниципаль районына 2002 елда килгән. Район башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары, мәгариф бүлеге җитәкчесе, район башлыгы урынбасары, Башкарма комитет җитәкчесе, район башлыгы булып эшләгән. Гаиләле, өч ул тәрбияли. 2005 елда «Казанның 1000 еллыгына» медаль белән бүләкләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев