Районда инвалидлар декадасы «Изгелек кыл!» хәйрия марафоны белән тәмамланды. Анда инвалидлар җәмгыяте каршында барлыкка килгән фондка акча җыю оештырылды. Марафонда Тукай районы, Чаллы шәһәре хакимиятләре, хуҗалык, предприятие-оешма җитәкчеләре, эшмәкәрләр, депутатлар, табиблар, укытучылар, спортчылар, мәдәният хезмәткәрләре, район матбугат коллективы, дин әhелләре катнашты. Алар ярдәме белән әлеге фондка 2 миллион сумнан артык акча җыелды.
Әлеге чара байтак кешеләрнең күңелендә изге хисләр уятты. Шуларның берсе – Чаллы шәhәрендә танылган шәхси эшмәкәр Валерий Александрович Чулаков. Ул безнең газетага 2019 нчы ел дәвамында фондка 1 миллион сум акча күчерәчәген хәбәр итте.
– Тукай районында оештырылган «Изгелек кыл!» хәйрия марафоны бик яхшы узуын билгеләп үтәсем килә. Мондый төр чараларда еш катнашканым булды. Әйтик, Чаллы, Санкт-Петербург шәhәрләрендә күп кешеләргә булыштым. Тукайлыларның бу изге башлангычыннан да читтә каласым килми, – диде Валерий Чулаков.
Нет комментариев