Вакытыннан алда
Пенсиянең тупланма өлешен вакытыннан алда алып булуын аңлатканнар. Аны ир-атлар – 60, хатын-кызлар – 55 яшьтән алырга мөмкин. Россиядә яшәүчеләр пенсиянең тупланма өлешен элекке пенсия яшенә җиткәч алырга мөмкин. Плеханов исемендәге Россия икътисад университеты доценты Александр Тимофеев “Прайм” агентлыгы хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта сөйләп үткән.
Пенсия тупланмасын алу хокукы өчен пенсия коэффициентының (2022 елда – 23,4), иминият стажының (2022 елда – 13 ел) минималь күләменә, шулай ук картлык буенча пенсиягә хокукның махсус стажына ия булу кирәк.
Безнең илдә ир-атлар өчен пенсиягә чыгу яше – әлегә 61,5 яшь (күчеш чоры тәмамлангач – 65 яшь булачак), хатын-кызлар өчен – 56,5 яшь (60 яшь булачак) тәшкил итә. Әмма пенсиянең тупланма өлешен инде 55 һәм 60 яшьтә үк алырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев