Вакцина ясау дәвам итә
Яңалыклар

Вакцина ясау дәвам итә

Тукай районы үзәк дәваханәсендә коронавируска каршы прививка ясау дәвам итә. Бүгенге көнгә барлыгы 818 кеше вакцинаның беренче компонентын, ә 303 кеше икесен дә алырга өлгергән. Район буенча барлыгы 20294 кешегә вакцина кадау күздә тотыла.

Үзәк дәваханәдә көн саен 360 кешегә прививка ясау мөмкинлеге тудырылган. Табиблар авыру йоктырганчы вакцина кадатып өлгерергә киңәш итә. 

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев