Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирусның 21 яңа очрагы теркәлгән

Тукай районында авыру очраклары юк.

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирусның 21 яңа очрагы теркәлгән. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«10 кеше госпитальләргә озатылган, 11 кеше өендә дәвалана, авырулары җиңел формада уза», — диде ул.

Коронавирус табылган кешеләр: 18 яшькә кадәр — 1 кеше, 18-30 яшь аралыгында — 3, 30-50 яшьлекләр — 5, 50-60 яшь аралыгында — 4, 60-70 яшь аралыгында — 7 кеше. Тагын бер 70-80 яшь аралыгында өлкән кеше.

«8 очрак читтән кертелгән, 13 очрак якыннары белән контакттагылар. 8 кеше Казаннан, 5 кеше Чаллыдан, 2 кеше Лаеш, Тәтеш, Буа, Мамадыш, Азнакай, Саба, Балтач районнарында берәр кеше», — диде Лилия Галимова.

Республикада барлыгы 128 кешедә коронавирус диагнозы ачыкланган. 21 кеше сәламәтләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев