Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Узган атнада район территориясендә ике мәет табылды

12 январь көнне Яр Чаллы - Тогаево чүплеге юлында ир-ат мәете табыла. Тикшерү барышында аның Яр Чаллыда яшәгән 23 яшьлек егет булуы, муенына пычак кадап үтерелгәнлеге ачыклана. Әлеге факт буенча тикшерү комитетының Тукай районы бүлегендә РФ Җинаятьләр кодексының 105 маддәсе 1 өлеше буенча (үтерү) җинаять эше кузгатылды. Беренче тикшерүләрдән күренгәнчә,...

12 январь көнне Яр Чаллы - Тогаево чүплеге юлында ир-ат мәете табыла. Тикшерү барышында аның Яр Чаллыда яшәгән 23 яшьлек егет булуы, муенына пычак кадап үтерелгәнлеге ачыклана. Әлеге факт буенча тикшерү комитетының Тукай районы бүлегендә РФ Җинаятьләр кодексының 105 маддәсе 1 өлеше буенча (үтерү) җинаять эше кузгатылды. Беренче тикшерүләрдән күренгәнчә, әлеге үтерү очрагында егетнең танышы - Яр Чаллыда яшәүче 28 яшьлек ир-ат гаепле дип фаразлана.

Җинаять эшләүгә китергән сәбәп алар арасында күптәннән килгән конфликт дип билгеләнә. Әлеге ир-ат җинаять эшләвен таныды, ул кулга алынды. Тикшерү әле дәвам итә.
15 январьдан 16сына каршы төндә Татарстан поселогының терлекчелек фермасы тулай торагында эшчеләр һәм поселокта яшәүчеләр компаниясе алкогольле эчемлекләр кулланып «бәйрәм» итә. «Мәҗлес» барышында Минзәлә районыннан килеп фермада эшләүче 32 яшьлек ир-ат үзе белән очрашып йөри торган 42 яшьлек хатын-кызны поселокта яшәүчедән көнләшә. Кунаклар киткәннән соң ул хатын-кызны кыйный башлый, башына һәм тәненә йодрыклары белән суга, аяклары белән тибә. Нәтиҗәдә эченә эләккән сугудан хатын-кыз җан бирә.
Үтерүдә гаепле дип фаразланган 32 яшьлек ир-ат җинаять эшләвен кире какмады, ул шулай ук кулга алынды. Тикшерү эшләре дәвам итә, дип хәбәр итә ТР буенча Тикшерү комитетының криминалистика бүлеге тикшерүче-криминалисты, юстиция капитаны Сергей Камалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев