Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Уңыш өчен көрәш дәвам итә

Район кырларында бөртеклеләрне урып-җыю төгәлләнсә дә, әле тамыразыкларны, яшелчәләрне җыеп аласы бар, кукуруз өлгерде. Димәк, уңыш өчен көрәш дәвам итә. Без район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рәшит Хәбетдинов белән алда торган эшләр хакында сөйләшеп алдык.

– Рәшит Василович, бүген кырларда нинди эшләр башкарыла?
– Игенчеләребезнең тырышлыгы белән бөртеклеләрне югалтусыз җыеп алдык. Елына күрә уңыш зарланырлык түгел. Хәзер рапс суктыру бара, 4024 гектар мәйданда комбайннар туктаусыз эшлиләр. «Вилданов» КФХда суктыру төгәлләнде, «Кама» агрофирмасында, Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкта бер гектар җирдән уртача 10 центнер чамасы уңыш чыга.
– Инде чөгендер алуга тотынгансыздыр, басуларда техника күренә.
– Әйе, «Кама» агрофирмасы бу эшкә кереште, чөгендерне шунда ук шикәр заводына җибәрәбез. Уңыш бер гектардан 150-170 центнер чамасы чыга, югалтулар күп. Яңгыр яумагач вак чөгендерне җыеп алу кыенрак.
– Кукурузны силоска салу дәвам итәме?
– Силос салу бөтен хуҗалыкларда да бара. Силос өчен бу культура 2700 гектар мәйданда үстерелде. 1050 гектар кукурузны бөртеккә суктырачакбыз.
– Карабодай кайсы басуларда игелә?
– Таулык авылы кырларында «Кама» агрофирмасы 337 гектарда үстерә. Аны орлыкка суктырабыз.
– Кишер, бәрәңге җыю кайчанга ниятләнә? 
«Миңнеханов» КФХ кишер белән бәрәңге үстерә. «Шилнә» җитештерү кооперативында да бәрәңге бар. Озакламый ул басуларда да эш башланыр дип торабыз. Аннары тагын көнбагышны җыеп аласы кала.
Мирһади Разов сөйләште.

/Фото редакция архивыннан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев