Яңалыклар

Уттан берни дә калмый

Хуҗалык җитәкчеләре катнашындагы киңәшмәдә узган атнада район терри-ториясендә биш янгын очрагы теркәлүе хәбәр ителде. 

1 сентябрьдә Сәмәкәйнең Речная урамында чыккан янгынның сәбәбе электр җиһазларының төзек булмавында дип билгеләнде.

2 сентябрьдә «Восход-2» бакчачылык ширкәтендә янгын сарайны, мунчаны, кошлар кетәклеген юкка чыгарды. Сәбәбе – саксызлык. 

3 сентябрьдә Биклән һәм Иштирәк авыл җирлекләрендә чыккан янгыннарның сәбәбе бер төрле. Алар икесе дә басуда үлән калдыкларын яндырудан чыккан. «Биклән» АХП һәм «Миңнехуҗина» КФХга карата административ эш кузгатылды. 

Шулай ук 3 сентябрьдә Иске Дөреш авылының Молодежная урамында сарай тулысынча янып бетте һәм торак йортка зыян килде. Монда электр корылмаларын монтажлаганда куркынычсызлык кагыйдәләре бозылган. 


Нет комментариев