Яңалыклар

Ут телләре ике участокны камап алган  

24 октябрь көнне бердәм диспетчерлык хезмәтенә «Восход» бакчачылык ширкәтендә янгын чыгуы турында хәбәр килә.

Биредә ут ике хуҗалыкка зыян китергән. Бер участокта ишегалдында торган иске автомобиль, скутер, көймә янган. Шунда ук яртылаш тутырылган газ баллоны торган. Ул шартлап, ут күрше ихатаның мунчасына күчкән. Янгын сүндерүчеләр килгәндә мунчаның түбәсе тулысынча янып беткән, ишек-тәрәзәләренә шактый зыян килгән була. Бәхеткә, янгын чыкканда бакча йортларында кеше булмаган, хуҗалар көндез шәһәргә кайтып киткән булган.

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев