Үсмерләрне куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштырдылар
Тәртип сакчысы укучыларга кануннарны үтәү җаваплылыгы турында сөйләде. Бәтке авылы мәктәбендә узган очрашуда ПДН инспекторы Кристина Бубекова мәктәптәге тәртип бозулар, юл куркынычсызлыгы, киберҗинаятьләр һәм яшьләрне экстремистик төркемнәргә җәлеп итү куркынычлары турында кисәтте.
Укучыларның хокукый белемен арттыру һәм яшьләр арасында хокук бозуларны кисәтү максатыннан, Бәтке авылы мәктәбендә балигъ булмаганнар эшләре буенча инспектор Кристина Бубекова белән мөһим профилактика очрашуы узды. Тәртип сакчысы укучылар белән турыдан-туры аралашып, бүгенге көндә аеруча актуаль булган берничә мөһим теманы күтәрде.
Очрашу барышында мәктәп мөлкәтенә зыян китерү, сугышу, урлашу һәм дәресләрне өзү кебек хокук бозулар өчен каралган җаваплылык җентекләп аңлатылды. Инспектор яшьләр арасында сөйләм культурасына да аерым тукталып, җәмәгать урыннарында сүгенүнең бөтенләй ярамавын һәм моның өчен вак хулиганлык буларак административ җаваплылык каралуын искәртте.
Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы мәсьәләсе дә игътибардан читтә калмады: укучыларга мопед, скутер һәм питбайклар белән идарә итү кагыйдәләре, шулай ук машина йөртү таныклыгыннан башка транспортка утыруның җитди нәтиҗәләре турында аңлату эшләре алып барылды.
Моннан тыш, Кристина Федоровна террорчылыкка һәм экстремизмга каршы тору, яшьләрне тыелган төркемнәргә җәлеп итү ысуллары һәм һәрвакыт уяу булуның мөһимлеге хакында сөйләде. Бүген киберкуркынычсызлык аеруча зур әһәмияткә ия булганлыктан, чарада шәхси мәгълүматларны саклау, интернет-мошенникларны тану һәм челтәрдә тыелган яисә мыскыл итә торган фото-видеолар урнаштыру өчен җаваплылык җентекләп тикшерелде. Очрашу ахырында укучылар инспекторга үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр һәм аларга тулы җаваплар алдылар.
Фото: Бәтке авылы мәктәбенең ВК төркеменнән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев