Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Урманнарга керү тыела

Урман – җирнең үпкәсе. Менә шул мөһим функция башкаручы табигый хәзинәне янгыннан саклау – уртак бурычыбыз. «Быел май аенда көннәр аеруча коры һәм эссе тора. Бу янгын чыгу куркынычын бермә-бер арттыра. Шуңа бәйле рәвештә урманнарга керү бу чорда катгый тыела. 

Көннәр җылына башлауга кешеләр табигать кочагында – урман, сулыкларга чыгып ял итәргә ярата. Бигрәк тә шәһәр ыгы-зыгысыннан арыну өчен ялларда урманда – агач күләгәсендә шашлык кыздыруны хуп күрә. Ни кызганыч, күпчелек кеше янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәми, нәкъ менә шул сәбәпле урманнардагы янгынның 90 проценттан артыгы кеше гаебе белән чыга. Шундый афәтне булдырмау максатыннан ТР Министрлар Кабинеты карары нигезендә 12 майдан башлап өч атна дәвамында Татарстан урманнарында янгынга каршы режим игълан ителде», – ди Алабуга урманчылыгының район участогы урманчысы Ирек Сафин. 
Тукайлыларны, район җир-легендәге авылларга кунакка кайтучыларны урманнарда аеруча сак булырга, куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә чакыра. Янгынга каршы куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәгән, тиешсез вакытта урманга чыккан кешеләргә карата штраф салу каралган. Янгын куркынычсызлыгын бозган кешеләргә (физик затларга) 4 меңнән 5 мең сумга кадәр, вазифадагы затларга – 20-40 мең сум, юридик затларга 500 мең сумга кадәр штраф салына. Кемнең дә булса гаебе белән урманда янгын чыкса, гаепле кеше РФ Җинаятьләр Кодексының 261 маддәсе буенча җинаять җаваплылыгына тартыла. Янгын чыгаруда гаепле зат матди зыянны да капларга тиеш була. 
Алабуга урман хуҗалыгы, үз чиратында, янгынга каршы чаралар планын тормышка ашырган. 100 чакрымга якын урман читләрендә буразналар ясап сөрелгән. Урманнарны янгыннан, чүп-чардан саклау буенча урман алларына плакатлар язып эленгән. Урман янәшәсендә яшәүче кешеләрнең тирә-якны коры үлән, чүп-чардан арындырып торырга тиешлекләрен искәртеп, аңлатылып торалар. Урманчылар, инспекция белән патруль оештырып, урманда даими рәвештә рейдлар ясыйлар. Урманны корыган куак-агачлардан, кипкән ботаклардан һәм чүп-чардан чистарту өмәләре оештыралар. 
Урман – бәһаләп бетергесез байлык, табигый хәзинә. Урмандагы янгыннар бар тереклекне юк итә. Ут юлында очраган һәр нәрсәне ялмап ала. Гомумән, яз, җәй айлары, көзен тоташ яңгырлар башланганчы урманнарда янгын чыгу куркынычы аерата көчле була. Һәр кеше шушы хакта белеп торырга, яшь буында табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләргә тиеш. 

/ Фото Владимир Выходцевтан алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев