Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ураза бәйрәме белән!

Менә көтеп алынган изге Рамазан аебыз да тәмамланды. Бу айда игелекле гамәлләр кылдык, ураза тоттык, ифтар мәҗлесләре үткәрдек. Ниһаять, мөселманнарның күркәм бәйрәме – Ураза гаете дә җитте. Шул уңайдан барыгызны да ихлас күңелдән Изге Ураза бәйрәме белән котлыйм!

Районның барлык мөселманнарына исәнлек-саулык, бетмәс-төкәнмәс күңел көрлеге, бәхет һәм иминлек телим. Җиребездә һәрвакыт миһербанлык һәм шәфкатьлелек, якыннарга булышырга тырышу һәм зәгыйфьләр турында кайгыртучанлык күрсәтү омтылышы хакимлек итсен.
Мөселманнарның хәзерге буыны өчен әлеге әһәмиятле бәйрәм бөтен дөньядагы дин кардәшләребезнең гомуми шатлыгын уртаклашу, ирешелгән рухи байлыкларын барлау мөмкинлеге бирә. Район мөселманнары киләчәктә дә толерантлык һәм дини зирәклекнең лаеклы үрнәген күрсәтерләр, динара хезмәттәшлекне үстерүгә үз өлешләрен кертерләр дип ышанам.
Шушы айда алган сабакларыбызның файдасын ел дәвамында күрергә язсын. Илләребезгә, гаиләләребезгә, җаннарыбызга тынычлык, тәннәребезгә сәламәтлек биреп, хәерле гомерләр насыйп булсын. Ураза гаете мөбарәк булсын!
Район башкарма комитеты җитәкчесе Фаил Камаев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев