«Патриот» үзәгендә Татарстан Республикасының 10 нчы сыйныф укучылары өчен «Авангард» программасы буенча хәрби укыту-методик җыеннарның чираттагы 5 көнлек сменасы узды.
Җыеннар барышында Тукай һәм Түбән Кама районнарыннан 70 егет һәм кыз хәрби хезмәткәрләрнең урнашу һәм көнкүрешен, каравыл һәм эчке хезмәтләр оештыруны, сафта йөрү, ут, тактик, физик һәм хәрби-медицина әзерлекләре элементларын, гаскәрләрне радиацион, химик һәм биологик яклау мәсьәләләрен өйрәнделәр.
Нет комментариев