Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Укучыбызның һәр сүзе газета өчен әһәмиятле – Яңа елда да бергә калыйк!

Сезнең кулыгызда - елның соңгы саны. Ел дәвамында без районда, республикада булган вакыйгаларны яктыртып бардык. Һәрберсенә карата тукайлыларның, район җитәкчелегенең карашын, шәхси фикерен дә биреп, 98 номердан торган Тукай районы елъязмасын тупладык. Әле узган ел гына 40 еллык юбилеен билгеләп узган «Якты юл» газетасының 6000нче саны да чыкты. Без аны,...

Шушы ел эчендә укучыларыбыз белән һәрдаим аралашып, фикерләшеп эшләдек. Тәнкыйди фикерләр дә ишетергә туры килде, рәхмәт сүзләре дә яңгырады. Ничек кенә булса да, укучыларыбызның һәр сүзе газета хезмәткәрләре өчен бик зур әһәмияткә ия. Шулай бергә аралашып газетабызны тагын да күркәмрәк, сезгә файдалырак итәргә тырышабыз. Укучы һәм газета арасындагы юлны тагын да якынайта торган чара - электрон газетабыз, «Якты юл» газетасының сайты да елдан-ел активлаша, социаль челтәрләргә ныграк үтеп керә. Шул җәһәттән быел конкурсларыбыз да ешрак үткәрелде. Чәршәмбе көнне без редакциядә елның соңгы бәйгесе - «Кышкы матурлык» фотоконкурсына йомгак ясадык. Барлыгы 11 конкурсант катнашты. Иң күп комментарийлар алган һәм «ВКонтакте» социаль челтәрендә иң күп тавыш җыйган, шулай ук иң матур кул эшләнмәләре ясаган биш катнашучыга Кыш Бабай белән Кар Кызыннан Яңа ел күчтәнәчләре тапшырдык. Жиңүчеләр - Теләнче Тамактан Ландыш Сабирова, Боерганнан Камил Кәлимуллин, Бе лоустан Булат Кәримов, Куадыдан Самира Хәмәтова. Махсус кызыксындыру призы белән Иштирәк авылыннан Алсу Нургалиева бүләкләнде.

Беренче урынга чыккан Ландыш Сабирова һәм аның улы Реналь үзләре дә бүләк белән килгән иде. Конкурска җибәрелгән кул эшләнмәсе - йомшак этне алар, матур теләкләр әйтеп, коллективка тапшырды. «Без мондый конкурсларда икенче тапкыр катнашабыз инде. Мин күбрәк сайтта комментарий язуга игътибар иттем. Туганнарым, дусларым, туганнарымның дуслары көн дә фикер калдырды», - диде Ландыш.

Укучыларыбыз, мондый конкурсларыбыз Яңа елда да дәвам итәчәк. Газетабызда исә яңа сәхифәләр, райондашлар турында гыйбрәтле дә, кызыклы да язмалар урын алыр. 2018 ел бары тик шатлыклы хәбәрләр, сөенечле яңалыклар гына алып килсен! Ил-көнебез тыныч, имин булсын! Һәрберебезнең күңелендә бары тик якты хисләр, якты уйлар, якты хыяллар гына яшәсен. Яңа 2018 елда да бергә булыйк, дуслар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев