Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Уфада яшәүче хатынны телевизор өчен ирен үтерүдә гаеплиләр

Телевизор каналларын сайлауда уртак фикергә килә алмагач, хатын элеккеге иренең йөрәгенә пычак белән кадаган. Башкортстан Тикшерү комитеты соравы буенча, суд Уфада яшәүче 36 яшьлек хатын-кызны сак астына алырга карар чыгарган. Аңа "Үтерү" маддәсе буенча гаепләү белдерелгән. Бу хакта "Башинформ" хәбәр итә. Ведомствоның матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, 16 мартта кич белән...

Телевизор каналларын сайлауда уртак фикергә килә алмагач, хатын элеккеге иренең йөрәгенә пычак белән кадаган.

Башкортстан Тикшерү комитеты соравы буенча, суд Уфада яшәүче 36 яшьлек хатын-кызны сак астына алырга карар чыгарган. Аңа "Үтерү" маддәсе буенча гаепләү белдерелгән. Бу хакта "Башинформ" хәбәр итә.

Ведомствоның матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, 16 мартта кич белән бергә яшәүче элеккеге ир белән хатын өстәл артында бәйрәм иткән. Шуннан соң, алар телевизор караганда ачуланыша башлаган. Телевизор каналларын сайлауда уртак фикергә килә алмагач, хатын элеккеге иренең йөрәгенә пычак белән кадаган. Алган җәрәхәттән 41 яшьлек ир-ат урында ук үлгән.

Хәзерге вакытта әлеге җинаятьнең барлык сәбәпләре ачыклана. Кайбер эксперт тикшеренүләре билгеләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев