Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Төзелеш фирмасы килешү шартларын үтәмәгән өчен тукайлыга 300 мең сум түләргә тиеш

Район суды өлешләп төзүдә катнашкан тукайлының килешү шартларын үтәмәгән өчен төзелеш фирмасыннан рухи зыян компенсациясен һәм штраф түләтүне сорап язган дәгъва хатын карады. Суд документларыннан күренгәнчә, 2014 елның февралендә Тукай районында яшәүче хатын-кыз һәм Казан төзелеш фирмасы арасында торак йортны өлешләп төзүдә катнашу турында килешү төзелә. Килешүдә күрсәтелгән сумманы хатын-кыз...

Район суды өлешләп төзүдә катнашкан тукайлының килешү шартларын үтәмәгән өчен төзелеш фирмасыннан рухи зыян компенсациясен һәм штраф түләтүне сорап язган дәгъва хатын карады.

Суд документларыннан күренгәнчә, 2014 елның февралендә Тукай районында яшәүче хатын-кыз һәм Казан төзелеш фирмасы арасында торак йортны өлешләп төзүдә катнашу турында килешү төзелә. Килешүдә күрсәтелгән сумманы хатын-кыз тулысынча түли. Фатир 2015 елның 30 июненнән дә соңга калмыйча куллануга тапшырылырга тиеш була. Ләкин төзүче фатирны билгеләнгән вакыттан 170 көнгә соңга калып тапшыра.

Суд дәгъва хатын өлешчә канәгатьләндерергә - килешү шартларын үтәмәгән өчен төзелеш фирмасыннан хатын-кызга 300 мең сум күләмендә акча түләттерергә дигән карар чыгарды. Карар шуның белән тәгаенләнә, фатирны тапшыру вакыты үзгәрергә мөмкинлеге турында килешү төзелмәгән. Дәгъва белдерүче үз йөкләмәсен үтәгән, ә җавап бирүче - юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев