Тыл ветераны үз гражданлык бурычын үтәде
Яңалыклар

Тыл ветераны үз гражданлык бурычын үтәде

94 яшьлек Мәдинә Нуруллина сайлау участогына килде.

Сайлаулар көнендә барысы да күп була, әмма кайбер тарихлар йөрәкне аеруча дулкынландыра.  

Шуларның берсе: Әҗмәкәй авыл җирлегеннән 94 яшьлек Мәдинә Зыятдин кызы Нуруллина, яше зур булуга карамастан, сайлау участогына үзе килде.  

Бу аның өчен бурыч кына түгел, ә аңлы адым, республиканың киләчәге өчен шәхсән тавыш бирү мөмкинлеге.

Аның гамәле-Ватанга мәхәббәт һәм барлык буыннар өчен җаваплылык дәресе ул.

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев