Яңалыклар

Түләүләр — 9 процентка арта

1 декабрьдән алып Россиядә торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр арту көтелә.

Башта түләүләрне 2023 елның 1 июленнән арттыру хакында сүз булган иде. Әмма хөкүмәт бу срокларны күчерү хакында карар кабул итте. Белгечләр бу үсешне ил күләмендә торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтүнең сыйфатына зыян китермәс өчен дип аңлатты.

1 декабрьдән алып Россиядә торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр арту көтелә. Газ, электр энергиясе, җылылык өчен  9 процентка артыграк түли башлыйбыз.

Исәпләүләр буенча, өч кешедән торган гаилә өчен торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр уртача 324 сумга артыр дип көтелә.
 


Нет комментариев