Тукта, мизгел, син тарихта каласы
Чаллы төзелешендә беренче көннән фотожурналист Камил Ситдыйков үз алдына шундый максат куеп эшләде. Карагыз әле, бөтен газета-журналларда басылган КамАЗ салынасы басу уртасына таш билге кую вакыйгасын. Бу 1969 елның 17 июле.
«Гигант» колхозының бодай басуы. Иртәнге сәгать 10нар тирәсендә монда республика һәм КПСС, ЦК, министрлыклар җитәкчеләре җыела. Автокран ыргагына эленгән «Монда Кама автомобиль батыры төзелер. 1969-1974», - дип язылган таш билгене урнаштыру мизгелен Камил Ситдыйков тырышлыгы белән фоторәсемгә төшереп алына. Камил Ситдыйковның бу фоторәсеме белән «КамАЗ» төзелеше елъязмасы башланып китте.
Беренче кар каплаган кыр өстеннән җилкәләренә ике аяклы приборларын салып, колакчынлы бүректән җилгә каршы иелә-бөгелә атлаучы геодизистлар, юлсызлыктан сазга баткан машиналар - берсе дә фото остасы Камил игътибарыннан читтә калмыйча аның архивына теркәлә барды. Яңа шәһәрдә беренче йортка нигез салу вакыйгасы хәтергә сеңеп калган. 1971 елның 17 феврале. Көн салкын, әче җил исә. Камил белән Орловка авылы очыннан кар көртенә күмелә язган «Яңа шәһәргә» дигән күрсәткечкә карап, бульдозерлар арчыган юлдан төзү мәйданына килеп җиттек. Тимер челтәрле күргәзмә күзгә чалына. Аңа «шәһәрнең беренче торак районы, торак мәйданы 206,5 мең квадрат метр» дип язылган. Экскаваторчылар Николай Евграфов белән Алексей Тимошенко яңа шәһәр төзелеше башланасы каткан җирне тимер чөй белән ваклап, машина әрҗәсенә салалар. Менә шуннан яңа шәһәр төзелеше башлана. Бу тарихи вакыйганы Камил Ситдыйков фоторәсемгә төшереп алды һәм ул тарихи экспонат булып, күп кенә фотокүргәзмәләрдә күрсәтелде. Тынгысыз һәм эзләнүчән фотосурәтче Камилнең тырышлыгы һәм өлгерлеге белән Кама буендагы олы төзелешнең күп тарихи вакыйгалары һәм атаклы кешеләре үз вакытында фототасмаларга төшереп калдырылды. Үзе исән чагында ук «КамАЗ» һәм Чаллы төзелешенә багышланган фоторәсемнәре Мәскәүдә, Казанда чыккан 20дән артык китапларда басылды, телевидение тапшыруларында файдаланды. «Камгэсэнергострой» идарәсенең фотолаборатория хезмәткәре һәм «Таң йолдызы» газетасы фотохәбәрчесе булып эшләгәндә, Камил Ситдыйков төшергән алдынгы төзүчеләрнең фотосурәтләре Гидротөзүчеләр урамындагы хезмәт кешеләре галереясен бизи иде.
ТР журналистлар берлеге әгъзасы, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Камил Мәхмүр улы Ситдыйков бай фотомирас калдырды. Тарих мизгелләрен туктата алдың, Камил. Истәлегең мәңгелек. Рәхмәт сиңа.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев