Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукайлылар hәм район җитәкчелеге олы йөрәкле табибларга рәхмәтле 

– Картлык – шатлык түгел, диләр. Бик дөрес сүзләр икән! Әмма гомерең болытлы булып күренгәндә, көннәрең салкын кебек тоелганда янәшәңдә кояш кебек җылытучы табиблар булганда, үзеңә ничә яшь булуына да карамастан, әле тагын озак еллар яшисе килә, – ди күптән түгел Яр Чаллы шәhәренең сугыш ветераннары госпиталендә дәваланган Мусабай Завод авылында яшәүче Мәскүрә апа Гыйльметдинова.

Бу елны Яр Чаллы шәhәренең сугыш ветераннары госпиталендә районнан 135 өлкән яшьтәге тукайлы дәваланган. Биредә хезмәт hәм тыл ветераннары, сугыш чоры балалары, Бөек Ватан сугышы ветераннарының тол хатыннары тернәкләндерү курслары узган. 
– Кайсы өлкәнгә нинди өлкәдә медицина ярдәме кирәклеген, районның ветераннар Советы рәисе Галимҗан Сәетҗанович барлый. Башта ветеран үзәк дәваханәдән юллама ала, кирәкле документларны җыя, аннары инде, үз чираты җиткәч, госпитальдә дәвалана, – дип аңлата районның сугышчы-әфганчылар координацион советы рәисе Рафаэль Хәмәтов.
Госпитальдә дәваланып чыккан тукайлылар күрсәтелгән югары медицина хезмәте белән дә, олы йөрәкле табиблар hәм мәрхәмәтле шәфкать туташларыннан да канәгать.
– Быел мин госпитальдә 11 көн дәваландым. Шәhәр дәваханәләре белән чагыштырганда монда дәваланучы өчен бар яктан да уңайлыклар тудырылган. Ни дисәң дә, ветераннар өчен махсус ачылган учреждение бит. Сәламәтлекне ныгыту өчен бар шартлар да булдырылган. Табиблар заманча яңа җиhазлар куллана. Медицина hәм техник хезмәткәрләр ягымлы карашлы, бик кайгыртучан. Мондый мөнәсәбәт безгә – авырган кешеләргә яхшы тәэсир итә, терелергә булыша. Табибларның эшләрен җиренә җиткереп эшләве аеруча сөендерде, – дип тәэсирләнеп сөйли госпитальдә дәваланган Комсомолец поселогында яшәүче 58 яшьлек Надежда Галицкая.
Мәләкәс авылыннан Михаил Калинин да госпиталь турында яхшы сүзләр генә әйтә. Ул терапия бүлегендә дәваланган.
– Үземне борчыган ашказаны авыруы белән кергән идем. Госпитальдә дәвалануның файдасы тиде, Аллаһка шөкер, сәламәтлегемдә шактый гына үзгәрешләр дә сизелә. Табиблар үз эшенең осталары. Үзләренә генә хас алымнары, дәвалау серләре белән берничә көндә кирәкле тикшерүләр үткәрделәр. Киңәшләрен бирделәр. Мин аларга чиксез рәхмәтлемен, – ди Михаил Николаевич. 
Әлеге дәваханәдә туклану яхшы оештырылуын, палаталар пөхтәлеген билгеләп үтә тукайлылар. Өлкәннәребезнең сәламәтлекләрен кайгырткан табибларга район хакимияте дә рәхмәтле. 17 октябрь көнне өлкән буын вәкилләре өчен дәвалану курсларын узуны оештыручылар Галимҗан Зарипов белән Рафаэль Хәмәтов табиблар белән очрашты.
– Хөрмәтле табиблар, бүген без барлык тукайлылар һәм район башлыгы Фаил Камаев исеменнән сезгә районның hәр ветеранына игътибарлы булуыгыз, олы ихтирам белән хезмәт күрсәткәнегез, яхшылык кылганыгыз өчен зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Алдагы көннәрдә дә бергәләп эшләргә, өлкәннәребезне дәваларга hәм аларны озак еллар яшәтергә язсын иде, – дип теләде Галимҗан Сәетҗанович. 
Госпитальнең баш табибы вазифаларын башкаручы Марина Антоновага, тернәкләндерү буенча баш табиб урынбасары Лариса Крыловага, дәвалау эше буенча баш табиб урынбасары Наилә Ивановага hәм хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларны реабилитацияләү бүлеге җитәкчесе Галина Поваляевага олы хезмәтләре өчен Фаил Мисбаховичның рәхмәт хатлары hәм бүләкләре тапшырылды. 
Шуны да әйтеп үтү мөhим, күптән түгел район хакимиятендә Өлкәннәр көне уңаеннан уздырылган күркәм бәйрәмдә хезмәт ветераннары район башлыгы Фаил Камаевның игътибарлы җитәкче булуын билгеләп үткәннәр иде.
– Фаил Мисбахович, чыннан да, ветераннарыбызны дәвалаган табибларга да, өлкән буын вәкилләренең үзләренә дә аеруча зур игътибарлы. Ул hәрдаим безнең оешма белән тыгыз элемтәдә тора. Өлкәннәребез өчен нинди ярдәм кирәклеген белешә, ветераннар белән бәйле сораулар аның катгый күзәтүендә, – дип белдерә Галимҗан Сәетҗанович.
Ветераннар оешмасы җитәкчесе сүзләренчә, госпитальдә дәваланырга теләүчеләр саны көннән-көн арта. Госпиталь белән эшләү бүгенге көндә дә дәвам итә.
– Телефон шалтыратулары туктап тормый. Госпитальдә дәваланудан канәгать калган өлкәннәребез күрше-тирәсенә, дус-ишләренә биредә дәваланырга тәкъдим итә. Менә октябрь-ноябрь айларында тагын 25 өлкән яшьтәге тукайлы Яр Чаллы ветераннар госпиталендә тернәкләндерү курслары узачак, – дип сөенеп сөйли Галимҗан Зарипов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев