Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукайлылар грант отты

Әлмәт шәһәрендә «Татнефть» компаниясе грантларын тапшыру тантанасы булды. Быел грантлар конкурсына Россиянең ун төбәгеннән 1415 гариза бирелгән. Грант комитеты экспертлары тарафыннан 102 млн сумнан артык суммага 184 проект хупланган.

«Татнефть» хәйрия фонды социаль һәм агарту башлангычларын тормышка ашыруга юнәлтелгән проектларга ярдәм итү буенча грантлар конкурсын бишенче тапкыр үткәрә. Жюри эшләрне сигез номинация буенча бәяләде: «Халыкның социаль якланмаган категориясе», «Гаилә, ата-ана һәм балачак», «Сәламәт яшәү рәвеше һәм туризм», «Фән һәм мәгариф», «Мәдәният һәм сәнгать», «Тарихи мирасны саклау», «Әйләнә-тирә мохитне һәм хайваннарны саклау» һәм «Яшьләр проектлары».  
Тукайлылар өч номинациядә җиңү яуларды.
«Сәламәт яшәү рәвеше һәм туризм» номинациясендә «Татарстан» совхозы поселогының «Лебедушка» балалар бакчасы 181 мең 500 сумлык грант иясе булды. Бакча мөдире – Ләйсән Шакирова.
 «Сәламәт яшәү рәвеше һәм туризм» номинациясендә Иске Дөреш авылының «Әкият» балалар бакчасы 165 мең сумлык грант отты. Бакча мөдире – Лилия Сәйфетдинова. 
Район китапханәләр системасыннан да әлеге бәйгегә җиде эш җибәрелгән иде. Теләнче Тамак авыл китапханәсе мөдире Рамилә Сәгъдиеваның проекты җиңүгә лаек дип табылды. Ул «Гаилә, ата-ана һәм балачак» номинациясендә 245 мең сумлык грантка лаек булды. Әлеге акча авыл китапханәсендә гаилә үсеше үзәге проектын гамәлгә ашыру максатына тотылачак. 

Грант откан бакча мөдирләре. / Ләйсән Сперанская фотосы.
Рәмилә Сәгъдиева. / Фото Гөлназ Шакировадан алынды. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев