Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукайлыларның Сарман якларына сәяхәте яки татар авылларына ни җитә

Сәет авылыннан Айсылу Габдрахманова "Якты юл" газетасына язган хатларында һәрдаим сәяхәтләреннән тәэсирләре белән уртаклаша. Бу юлы алар гаиләсе белән Сарман районына барып кайткан. Якташыбызның хаттагы уй-фикерләре белән сезне дә таныштырабыз: "Көзнең иң матур көннәренең берсендә Сарман якларына юл тоттык. Безне күрше Сарман районыңың Карашай Саклау авылында хезмәттәшебез һәм фикердәшләребез Бәгзар...

Сәет авылыннан Айсылу Габдрахманова "Якты юл" газетасына язган хатларында һәрдаим сәяхәтләреннән тәэсирләре белән уртаклаша. Бу юлы алар гаиләсе белән Сарман районына барып кайткан. Якташыбызның хаттагы уй-фикерләре белән сезне дә таныштырабыз:

"Көзнең иң матур көннәренең берсендә Сарман якларына юл тоттык. Безне күрше Сарман районыңың Карашай Саклау авылында хезмәттәшебез һәм фикердәшләребез Бәгзар һәм Зинера Фазлеевлар гаиләсе көтә иде.

Көн матур, тирә-як алтын төскә күмелгән. Басуларда инде күптән кыр эшләре төгәлләнгән. Кышка кергәнче була торган рәхәт бер гүзәллекне күзәтә-күзәтә юлга кузгалдык.

Юлларга асфальт түшәлгән, машина әкрен генә үз көенә җилдерә. Чит районга барганда, гомумән, чит җирләргә чыкканда, ничектер, үзем торган җир белән чагыштыру гадәте бар минем. Шунысы куандыра - безнең республикада авыллар төзек, чиста. Авыл эченә кергәч тә, авылдан читтә дә бернинди җимереклекләр юк.

Әкрен генә тәгәрмәч тәгәрәгән тавышка сөйләшеп бара торгач, үзебезгә кирәкле авылга да барып җиттек. Бездә тагын шундый бер гадәт бар - үзебезгә кирәкле йортка кергәнче, башта авылны карап чыгабыз. Карашай Саклау авылында да шулай иттек. Авылның урта бер җиреннән олы юл үтә. Ни дисәң дә, татар авылларына җитми инде - бар җирдә чисталык, җыйнаклык. Бер генә капка төбендә дә артык әйбер юк. Бик матур итеп эшләнгән мәдәният йорты янында ук Бөек ватан сугышында катнашучылар хөрмәтенә куелган һәйкәл. Ярыйсы гына зур мәктәп тә бар икән. Монысы да сөендерә. Кайбер авылларга барып кергәч тә авыл урамнары тулып кәҗәсе, сарыгы, каз-үрдәге йөри. Монда андый әйбер юк. Бу күренеш үзе үк авылга ниндидер бер ямь өсти кебек. Әйтәсе дә юк - авыл төзек. Урамы киң, иркен.

Авылны бер башыннан икенче башына кадәр әкрен генә йөреп кайттык та , безне каршы алучыларга таба юнәлдек. Шундый матур авылны тагын да ямьләндереп, Бәгзәр абый Фазлеев көтеп тора иде. Карашай Саклауда алар бик матур йорт салып куйганнар. Монда бүген өй туе. Зинерә апа белән Бәгзәр абыйлыр шундый ачык һәм киң күңелле кешеләр, аларның өйләрендә үткән 5 сәгать вакыт сизелми дә калды. Җыелган кунаклар да күңелгә якын,туганнар кебек, кайчан аралаша башлауга карамастан, алар белән йөз ел белгән дустың кебек, үзеңне иркен тотасың.

Бу кичтә бик күп истәлекләрне барланды, кызыклы хәлләр сөйләнде һәм шул ук вакытта киләчәккә планнар да корылды. Патриотик тәрбия буенча ел буена эшләнәсе эшләр барланды. Без бер даирә кешеләр, бергә җыелсак, нишләптер, һәрвакыт , сүз үзеннән-үзе патриотизм темасына кереп китә. Быел кайларга барабыз, кайсы мәктәп укучылары белән очрашабыз, бәлки берәр гаиләгә безнең ярдәм кирәктер? Болар барысыда уртага салып сөйләшенелә торган уй фикерләр. Вакыт сизелми дә үтеп киткән, инде таралышырга да кирәк. Теләмичә генә дусларны калдырып, үзебезнең туган йортыбызга кайтып киттек. Карашай Саклау авылы да күңелләрдә җылы бер эз калдырды. Бу авылда нәкъ менә Фазлеевлар кебек кешеләр генә яшидер дигән уй белән юлга кузгалдык. "Киләсе очрашуларга кадәр!" , дип авыл белән саубуллаштык. Бәлки, безне мәдәният йортына да кунакка чакырырлар, дигән өмет тә юк түгел бит әле", дип яза Сәет авылы мәдәният йорты директоры Айсылу Габдрахманова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев