Кичә, 18 март көнне, Россиядә ил Президентын сайлау узды. Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комитетыннан алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, Тукай районында сайлаучылар исемлегенә барлыгы 31137 кеше теркәлгән. Татарстан буенча бу сан 3 миллионга якын. Беренче мәгълүматлар буенча Тукай районында иң күп тавышны Владимир Путин җыйган - 91,09% (26631 кеше). Икенче урында Павел...
Кичә, 18 март көнне, Россиядә ил Президентын сайлау узды. Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комитетыннан алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, Тукай районында сайлаучылар исемлегенә барлыгы 31137 кеше теркәлгән. Татарстан буенча бу сан 3 миллионга якын.
Беренче мәгълүматлар буенча Тукай районында иң күп тавышны Владимир Путин җыйган - 91,09% (26631 кеше). Икенче урында Павел Грудинин бара - 4,73 %. Владимир Жириновский 1,56% тавыш җыйды. Калган кандидатларның күрсәткечләре: Ксения Собчак - 0,89%, Масим Сурайкин - 0,41%, Борис Титов - 0,39%, Сергей Бабурин - 0,33%, Григорий Явлинский - 0,32%.
Нет комментариев