Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукайлылар үз гаиләсенә ялгыз өлкәннәрне алырга мөмкин

Татарстан Республикасында ялгыз өлкәннәрне гаиләгә алу буенча яңа проект эшли башлый. Проектның положениесе буенча, гаиләгә 55 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар һәм 60 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар урнаштырылырга мөмкин. Аларның ялгыз яисә интернат-йортларда яшәве, Татарстан Республикасы территориясендә теркәлгән булулары, социаль яклау органнары тарафыннан стационар формада социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗ дип табылулары шарт. Өлкәннәрне...

Татарстан Республикасында ялгыз өлкәннәрне гаиләгә алу буенча яңа проект эшли башлый. Проектның положениесе буенча, гаиләгә 55 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар һәм 60 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар урнаштырылырга мөмкин. Аларның ялгыз яисә интернат-йортларда яшәве, Татарстан Республикасы территориясендә теркәлгән булулары, социаль яклау органнары тарафыннан стационар формада социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗ дип табылулары шарт.

Өлкәннәрне үзенә алырга теләүчеләргә дә махсус таләпләр куела: ир-атлар 60 яшькә кадәр, хатын-кызлар 55 яшькә кадәр булырга тиешләр. Шулай ук Татарстан Республикасында яшәүләре, гаиләгә алынучыга туган булмаулары шарт.

Өлкәннәрне тәрбиягә алу өчен Комплекслы үзәк, Матди ярдәм күрсәтү (компенсацияләр түләү) республика үзәге, кандидат һәм өлкән яшьтәге гражданинның үзе арасында дүртьяклы килешү төзелә. Срогы 2017 елның 31 декабренә кадәр дип билгеләнә. Килешүдә тәрбиягә алучының яшәү урыны, өлкән кешене карау шартлары һәм тәртибе, якларның хокуклары һәм бурычлары, өлкән кешене караган өчен түләнә торган акчаның күләме, тәртибе, вакыты, тәрбиягә алучының гаилә бюджеты бүленеше күрсәтелә. Чөнки айлык түләүдән кала, тәрбиядәге гражданинның кеременең 75 проценты гаиләгә күчерелә. Моннан тыш, кандидат та, тәрбиягә алынучы да бер-берсенең милкенә дәгъва итә алмый. Өлкән кеше, гаиләгә алучының рөхсәте белән, аның милкеннән файдалана ала. Ә тәрбиягә алучының мондый хокукы юк.

Килешү өлкән кешенең яки тәрбиягә алучының инициативасы белән, яисә берьяклы рәвештә өзелергә мөмкин.

Әби-бабайларны тәрбиягә алырга теләгән райондашлар, барлык документларны туплап, өлкән кешенең үзе белән «Шәфкать» социаль хезмәт күрсәтү үзәгенә мөрәҗәгать итәргә тиешләр. Гариза 30 көн эчендә карала. Бу вакыт аралыгында белгечләр кандидатның яшәү шартлары, сәламәтлеге, гаилә кереме белән танышалар һәм гаризаны канәгатьләндерү яки кире кагу турында карар чыгаралар.

Килешү төзүне кире кагу өчен түбәндәгеләр нигез булып тора:

- өлкән кешене үзенә алганнан соң, торакта яшәү мәйданы нормадан кимрәк чыкса;

- кандидатның һәм аның гаилә әгъзаларының бер кешегә уртача кереме Татарстан Республикасында билгеләнгән уртача керемнән түбән булса.

Шулай ук бер кандидат ике өлкән кешене үзенә ала алмый.

Тәрбиягә алынган өлкән кеше өчен айлык түләү суммасы түбәндәгечә:

- инвалид булмаса яки III төркем инвалид булса - айга 4 мең сум;

- II төркем инвалидка - 6 мең сум;

- I төркем инвалидка - 8 мең сум.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев