Тукайлылар сайлау көнендә Вьетнамнан да тавыш бирәчәк
Бу көннәрдә район территориаль сайлау комиссиясендә бер минутка да эш тынып тормый. Халык кабинетка әле бер сорау, әле икенчесе белән керә. Россия Президентын сайлауга - 18 мартка инде санаулы көннәр генә калып бара. Комиссия әгъзалары әйтүенчә, райондашлар алда торган сәяси вакыйгага битараф түгел. Теркәлү яки яшәү урыннары буенча сайлый алмаучылардан...
Искә төшерәбез, мондый мөрәҗәгатьләр 31 гыйнвардан кабул ителә башлаган иде. Бу эш территориаль сайлау комиссиясендә, участок сайлау комиссияләренең барысында да, күпфункцияле үзәктә, дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталы аша башкарылды. Дүшәмбе, 12 мартта, бу хезмәтләр аша талоннар бирү төгәлләнде. Нәтиҗәләрдән күренгәнчә, 500дән артык тукайлы чит җирдә тавыш бирү турында карар кабул иткән, 500дән артык кеше исә, киресенчә, читтән килеп Тукай районында тавыш бирергә уйлаган. Мисал өчен, биш тукайлы Россия Президентын сайлау вакытында Вьетнамда булачак, ял итәргә барачаклар. Алар шунда тавыш бирү өчен талоннар алганнар. Ике кеше Чехиядә сайларга карар иткән. Кырымда, Нижневартовск, Санкт-Петербург һәм башка шәһәрләрдә тавыш бирәм дип, талоннар рәсмиләштерүчеләр бар.
Бу вакыт эчендә өлгермәүчеләргә исә гариза язу өчен 13 марттан башлап 17 март 14.00 сәгатькә кадәр өстәмә көннәр бирелә. Ләкин бу юлы гаризаны бары тик үзең теркәлгән участок сайлау комиссиясендә генә тапшырырга мөмкин булачак.
Районда сайлау көнендә иртәнге сәгать 8дән кичке 8гә кадәр 44 участок эшләячәк. Бүген участоклар тулысынча җиһазланып, бу көнгә әзерләп куелган. «Комиссияләрдә эшләүчеләрнең барысы да укуларда булды, тест тапшырды, шуннан соң махсус сертификатлар алды», - дип аңлатып үтте территориаль сайлау комиссиясе рәисе Валентина Игнатьева.
Сайлаучылар исемлегендә 31048 кеше. Аларга чакыру кәгазьләре таратылган. Һәр сайлаучы, комиссиягә килеп, исемлектә бармы-юкмы икәнен тикшерә ала. Моннан тыш, Россия һәм Татарстан Республикасы үзәк сайлау комиссияләренең рәсми сайтларына кереп тә, үз фамилияңне табарга, кайсы участокта тавыш бирәчәгеңне күрергә була. Шулай ук 8-800-707-2018 күпканаллы бушлай телефон номеры аша Россия үзәк сайлау комиссиясенә яки 292-84-33 телефоны аша Татарстан үзәк сайлау комиссиясенә шалтырату мөмкинлеге дә бар.
Быелгы сайлау кампаниясенең яңалыкларына килгәндә, дүрт урында - Бәтке авылының мәктәптә урнашкан 2628нче участогында, Бикләннең авыл җирлеге бинасында урнашкан 2631нче, «Татарстан» совхозы поселогының мәктәптә урнашкан 2640нчы һәм Круглое Поленың мәктәптә урнашкан 2643нче участогында комплекслы электрон тавыш бирү оештырылачак. Биредә сайлаучылар үз фикерләрен бары тик компьютер аша гына белдерәчәк. Әлеге участокларга барлык җиһазлар кайтарылган, комиссия әгъзалары Казанга барып өйрәнүләр үткән, өзеклекләр булмас дип ышаналар территориаль сайлау комиссиясендә. Шулай да резервта кәгазь бюллетеньнәр дә торачак.
Территориаль сайлау комиссиясенә үзәк авылдан ерак урнашкан җирле пунктлардан мөрәҗәгатьләр кергән. Аларда яшәүчеләр сайлау көнендә билгеләнгән участокларга килүнең кыен булуын җиткергәннәр. Әлеге гражданнарның үтенечләрен истә тотып, быел гаризалар булган дүрт җирлектә - Мусабай-Заводта, Кече Шилнәдә, Новотроицкоеда һәм Мәләкәстә читтәге авылларга автобуслар белән чыгуны оештырырга уйлыйлар. Бу максатка мәктәп автобуслары файдаланылыр дип ниятләнә.
Шулай ук физик мөмкинлекләре чикле гражданнардан өйдә тавыш бирүне сораган гаризалар һәм шалтыратулар да кабул ителә. Комиссия әгъзалары аларга махсус күчмә урналар белән чыгачак.
Түбән Суыксудагы сайлау участогында һәм Боерган, Кече Шилнә, Олы Шилнә авылларында сату оештыру планлаштырыла. Сайлаучыларга яңа пешкән камыр ашлары, көндәлек ризыклар сатып алырга мөмкин булачак, дип белдерә РайПО рәисе, шәхси эшмәкәр Айрат Арсланов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев