Тукайлылар өчен сәнгать дөньясына сәяхәт
Театр - ул тулы бер иҗади дөнья. Тамашачы үзе дә шуның эченә чумып, үзе дә шунда яши башлый. Кнәз авылында К. Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрының «Ефәк баулы былбыл кош» спектакле узды. Әлеге сәнгать чарасы татар халкының мәшһүр язучысы, драматург Аяз Гыйләҗевнең 90 еллыгына багышланган иде. Республика...
Театр - ул тулы бер иҗади дөнья. Тамашачы үзе дә шуның эченә чумып, үзе дә шунда яши башлый. Кнәз авылында К. Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрының «Ефәк баулы былбыл кош» спектакле узды. Әлеге сәнгать чарасы татар халкының мәшһүр язучысы, драматург Аяз Гыйләҗевнең 90 еллыгына багышланган иде. Республика дәрәҗәсендәге артистларның безнең җирлеккә килүе кнәзлеләр өчен зур сөенеч булды. Тамашада мәхәббәт, яхшылык, кешелеклелек кебек мәңгелек тормыш кыйммәтләре турында сүз барды.
Спектакль беркемне дә битараф калдырмады. Тамашачылар артистларның чыгышын мөкиббән китеп карады, аларның осталыкларына таң калды. Тамаша ахырында исә аягүрә алкышладылар, артистларга чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр, дип яза безгә Кнәз авылының мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев