Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Тукайлылар Бөтенроссия робототехника олимпиадасының Республика этабыннан җиңү белән кайтты

1-2 нче июньдә "Казан ярминкәсе" үзәгендә Бөтенроссия робототехника олимпиадасының Республика этабы булып узды. Ярышка Татарстанның 38 районыннан 365 укучы килгән иде. Ярышлар ике көн дәвам итте. Беренче көнне Бөтендөнья робототехника олимпиадасы биремнәре буенча, икенче көнне шөгыльләнә башлаучылар өчен ярышлар үтте. Тукай районы данын якларга Биклән урта мәктәбеннән 7 укучы -...

1-2 нче июньдә "Казан ярминкәсе" үзәгендә Бөтенроссия робототехника олимпиадасының Республика этабы булып узды. Ярышка Татарстанның 38 районыннан 365 укучы килгән иде. Ярышлар ике көн дәвам итте. Беренче көнне Бөтендөнья робототехника олимпиадасы биремнәре буенча, икенче көнне шөгыльләнә башлаучылар өчен ярышлар үтте. Тукай районы данын якларга Биклән урта мәктәбеннән 7 укучы - Азат Әхмәтҗанов, Рәшид, Гамалдинов, Василий Борисов, Ирек Латыпов, Ринас Нуриев, Нияз Сарваров һәм Артур Хәйруллин барды (түгәрәк җитәкчесе Ренат Якупов). Укучылар сигез төр ярышның дүртесендә катнаштылар. "Лабиринт" төрендә (робот лабиринттан чыгу юлын табарга һәм кире "туры юлдан" кайтырга тиеш) 5 нче сыйныф укучысы Рәшит Гамалдинов беренче урынны яулады. 4 нче сыйныф укучысы Нияз Сарваров "Мәктәпкә чиста юл" (робот мәктәпкә бару юлында очраган дүрт чүп белән тулган урнаны бушына алыштырырга тиеш) төрендә икенче булды.

Шулай ук, бүгенге көндә Иннополис шәһәренең IT-лицеенда белем алучы Биклән егете Салават Якупов үткән ярышларның "Чүпләрне сортлаштыру" төрендә беренче урынны яулады. Ярыш нәтиҗәләре буенча җиде укучының бишесе 8-14 нче июньдә Иннополис шәһәрендә үтәчәк Бөтенроссия робототехника олимпиадасына әзерлек сборларына чакыру алды, дип хәбәр итә Биклән урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Лилия Якупова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев