Тукай районында, өстенә автомобиль төшеп, ир-ат һәлак булган
Яңалыклар

Тукай районында, өстенә автомобиль төшеп, ир-ат һәлак булган

Фаҗига Бәтке бистәсендә булган.

Татарстанның Тукай районында машинасын ремонтлаган вакытта ир-ат һәлак булган. Бу хакта "Татар-информ"га  Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

 Бәтке бистәсендә ремонт вакытында домкрат ычкынып, ремон ясаучы ир-ат машина астында калган. 

Эзләү-коткару бүлеге хезмәткәрләре ир-атның мәетен машинаны “КАМАЗ” белән күтәртеп чыгарганнар.


Нет комментариев