Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукай районында сайлауларда иң актив авыл җирлеге - Иске Дөреш

Бүген, Бердәм сайлау көнендә, Тукай районында җирле үзидарә органнарына депутатлар сайланды. Төгәл 20.00 сәгатьтә барлык сайлау участоклары да ябылды.

Хәзерге вакытта комиссия әгъзалары кандидатларга ничә тавыш бирелгәнен саный.

Район территориаль сайлау комиссиясе рәисе Гүзәл Шакирова хәбәр иткәнчә, тукайлыларның 53 процентка якын өлеше гражданлык бурычын үтәгән. Бу әлегә беренче мәгълүмат. Төгәл саннар соңрак билгеле булачак. Иң әз тавыш бирүчеләр Кече Шилнә авылында. Биредәге 2647 нче сайлау участогының 2 нче округында 16,17 процент халык тавыш бирсә, 4 нче округында – 32,27 процент.

Олы Шилнә авылында бу күрсәткеч – 30,34 процент; Ильбухтино авылында – 36,20 процент; Белоус авылында – 38,44 процент; Комсомолец поселогында – 73,96 процент; Бәтке авылында – 80,87 процент; Калмия авыл җирлегенә кергән Малтабар авылында – 90,91 процент; Түбән Суыксу авыл җирлегенә кергән Югары Суыксу авылында — 93,60 процент; Мәләкәс авылында – 93,84 процент. Ә иң югары күрсәткеч Иске Дөреш авылында. Биредә барлыгы 82 сайлаучы теркәлгән, шуларның 80е кандидатларга тавыш биргән. Сайлауда катнашу 97,56 процент тәшкил иткән, дип хәбәр итә беренче мәгълүматларны территориаль сайлау комиссиясе.

Ә район буенча күрсәткеч – 52,94 процент. Кайсы кандидат күпме тавыш җыя алган – бу турыда соңрак хәбәр итәрбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев