Белгечләр 57 яшьлек ир-ат үлеме сәбәпләрен ачыклый.
Татарстанның Тукай районында коега егылып төшеп, бер ир-ат үлгән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бүген бердәм ашыгыч хезмәтенең 112 номерына 57 яшьлек ир-атның су бирүне җайга сала торган коега егылып төшү турында хәбәр килгән.
Урынга районның Теләнче Такмак янгын сүндерү посты, шулай ук Чаллы янгын-коткару отряды филиалы хезмәткәрләре килгән.

Янгын сүндерүчеләр ике метр тирәнлектәге коедан ир-ат мәетен алып, полиция хезмәткәрләренә тапшырганнар.
Белгечләр 57 яшьлек ир-ат үлеме сәбәбен ачыклый.

Нет комментариев