Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Районда беренче тапкыр балалар һәм ата-аналар өчен лагерь сменасы башланды

"Йолдызлы" лагеренда гаиләдә тәрбияләнүче балалар, ата-аналар һәм аларның үз балалары - барысы бергә ял итә.

Тукай районы "Йолдызлы" лагеренда беренче тапкыр балалар һәм ата-аналар сменасы оештырылды. "Бәхетнең җиде төсе" программасында гаиләгә тәрбиягә бала алучылар һәм аларның балалары катнаша. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә.

Проектның үзенчәлеге шунда, лагерьда гаиләгә тәрбиягә алынган балалар, ата-аналар һәм аларның үз балалары - барысы бергә ял итә. Сменада 300 бала һәм 105 ата-ана катнаша. Балалар арасында сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар да бар.  

Программаны Чаллы шәһәренең "Балаларны гаиләгә урнаштыруда ярдәм итү үзәге"  бюджет учреждениесе белгечләре төзегән һәм гамәлгә куя.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев