Тукай районында тукталышлар буенча сәяхәт кылдылар+ ФОТОРЕПОРТАЖ
Борды авылы мәктәбендә «Урманчыда кунакта» дип исемләнгән экологик чара узды. Укучыларның урман һәм аның тереклеге турындагы белемнәрен киңәйтү максатында уздырылган әлеге тәрбияви чарада балалар үзләрен табигатьтә ничек тотарга кирәклеге хакында да сөйләштеләр. Башлангыч сыйныф укучылары исә мәктәпкүләм оештырылган «сәяхәт»тә үзләре катнашында әзерләнгән экоспектакль күрсәтте. Ә соңыннан кече сыйныф укучылары өчен...
Борды авылы мәктәбендә «Урманчыда кунакта» дип исемләнгән экологик чара узды. Укучыларның урман һәм аның тереклеге турындагы белемнәрен киңәйтү максатында уздырылган әлеге тәрбияви чарада балалар үзләрен табигатьтә ничек тотарга кирәклеге хакында да сөйләштеләр.
Башлангыч сыйныф укучылары исә мәктәпкүләм оештырылган «сәяхәт»тә үзләре катнашында әзерләнгән экоспектакль күрсәтте. Ә соңыннан кече сыйныф укучылары өчен экологик викторина узды. Балалар Гөмбә-җиләкләр, Агачлар, Кошларда кунакта һәм Җанварлар патшалыгы тукталышлары буенча бик мавыктыргыч сәяхәт кылды, дип хәбәр иттеләр безгә Борды авылы урта мәктәбеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев