Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукай районында тагын су корбаны – бу юлы җитмеш яшьлек бабай

Әле октябрь аенда гына коткаручылар су төбеннән бер-бер артлы дүрт балыкчы ир-атның гәүдәләрен чыгарганнар иде. 8 ноябрьдә гадәттән тыш хәлләр хезмәтенә тагын бер балыкчының юкка чыгуы турында хәбәр килде. Бу юлы югалучы - Яр Чаллыда яшәгән 70 яшьлек ир-ат. Ул «Ока» автомобиленә утырып, Первомайка поселогы янына балыкка киткән була. Кәрәзле...

Әле октябрь аенда гына коткаручылар су төбеннән бер-бер артлы дүрт балыкчы ир-атның гәүдәләрен чыгарганнар иде. 8 ноябрьдә гадәттән тыш хәлләр хезмәтенә тагын бер балыкчының юкка чыгуы турында хәбәр килде. Бу юлы югалучы - Яр Чаллыда яшәгән 70 яшьлек ир-ат. Ул «Ока» автомобиленә утырып, Первомайка поселогы янына балыкка киткән була. Кәрәзле телефоннан элемтәгә чыкмый башлагач, әтисенең югалуы турында бердәм диспетчерлык хезмәтенә улы хәбәр итә.
9 ноябрьдә Гадәттән тыш хәлләр хезмәтенең эзләүче-коткаручылар отряды һәм полиция хезмәткәрләре балыкчыны яр буйларыннан, Боровецкое урманыннан эзлиләр. 10 ноябрьдә көннең беренче яртысында коткаручылар Первомайка поселогы янында яр буеннан аның машинасын, ярдан 15 метр эчтә боз астыннан гәүдәсен табалар.
Полиция хезмәткәрләре ирне суга батып үлгәндер дип фаразлыйлар. Мөгаен, ул берничә урында бәке казыгандыр, берсеннән икенчесенә күчкәндә боз ярылып төшеп киткәндер, диләр. Ләкин үлемнең төгәл сәбәбе гәүдәне ярып караганнан соң билгеле булачак, дип хәбәр итә Яр Чаллы Эчке эшләр идарәсенең матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев