Тукай районына РФ Дәүләт Думасы депутаты килде
Кичә районга Россия Федерациясенең Федераль Җыелышы Дәүләт Думасы депутаты Виктор Пешков килде. Виктор Петрович районга эшлекле сәфәре кысаларында район башлыгы Васил Хаҗиев белән очрашты, «Гигант» хуҗалыгында, ДСМ «Нутришнл Продуктс Рус» премикслар заводында булды, Шилнәбаш авыл җирлегендә урта мәктәптә парламент дәресләрендә, халык җыенында катнашты. Депутат сәфәре барышында федераль дәрәҗәдә кабул ителгән...
Кичә районга Россия Федерациясенең Федераль Җыелышы Дәүләт Думасы депутаты Виктор Пешков килде. Виктор Петрович районга эшлекле сәфәре кысаларында район башлыгы Васил Хаҗиев белән очрашты, «Гигант» хуҗалыгында, ДСМ «Нутришнл Продуктс Рус» премикслар заводында булды, Шилнәбаш авыл җирлегендә урта мәктәптә парламент дәресләрендә, халык җыенында катнашты.
Депутат сәфәре барышында федераль дәрәҗәдә кабул ителгән кануннарның үтәлеше, бүгенге көндәге гади булмаган икътисадый шартларда халыкны борчыган мәсьәләләрне тыңларга килүе турында әйтте. Виктор Петрович Дәүләт Думасында сәнәгать буенча комитетта. Бер ел элек Россия Федерациясендә сәнәгать сәясәте буенча канун кабул ителде. Виктор Петрович Татарстан Республикасы Дәүләт Советының якын арада узачак утырышында «ТРда сәнәгать сәясәте турындагы» законның каралачагын әйтте. Депутат бу сәфәре барышында әлеге канунның һәм бик зур бәхәсләр белән өч ел элек кабул ителгән «Мәгариф турындагы» канунның урыннарда ничек эшләвен өйрәнә. Соңгысына 30дан артык үзгәреш кертелде һәм ул хәзер дә зур тәнкыйтьтә.
Виктор Петровичның Тукай районына беренче генә килүе түгел, моңа кадәр ул бездә бер ел элек булган иде. Депутат районның үзенчәлекле булуын билгеләп үтте. Зур шәһәр, эре сәнәгать үзәге - Чаллының район тормышына йогынтысы зур. Шуңа күрә бездә күтәрелә торган мәсьәләләр дә үзгә. Ил күләмендә районнарда булганда, халык белән очрашканда авыл җирлегендә башлыча юллар салу, шәһәр җирендә торак-коммуналь хуҗалыгы белән бәйле сораулар күтәрелүен әйтте.
Депутат региональ атна кысаларында Азнакай, Ютазы районнарында да булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев