Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукай районы мәктәп укучылары Туфан Миңнуллин исемендәге конференциядә җиңү яулады

30 мартта Татарстан Республикасы Дәүләт Советында Туфан Миңнуллин исемендәге III республика конференциясенең "Журналистика. "Кызыл тышлы дәфтәрдән" номинациясе буенча иҗади секцияләр узды. Конференциягә барлыгы 830 эш кабул ителгән. Әлеге чараның сайлап алу өлешендә 110 укучы катнашкан булса, 2 турга аларның 34е генә чакырылган иде. Дәүләт Советына килгән һәр укучы да Туфан...

30 мартта Татарстан Республикасы Дәүләт Советында Туфан Миңнуллин исемендәге III республика конференциясенең "Журналистика. "Кызыл тышлы дәфтәрдән" номинациясе буенча иҗади секцияләр узды. Конференциягә барлыгы 830 эш кабул ителгән.

Әлеге чараның сайлап алу өлешендә 110 укучы катнашкан булса, 2 турга аларның 34е генә чакырылган иде. Дәүләт Советына килгән һәр укучы да Туфан ага Миңнуллин йөргән сукмаклардан атлап, парламент бинасы буенча эчтәлекле экскурсия тыңлады. Дәүләт Советының кече залында безне иң элек Туфан аганың якын дусты, депутат Разил Вәлиев сәламләде.

Иҗади секцияләр барышында укучылар Туфан аганың "Кеше белән язылмаган кануннар идарә итәргә тиеш, аның эчке дөньясы, аның рухы", дип әйтелгән сүзләренә нигезләнеп, үз уйланулары, фикерләре белән уртаклашты. Яшь журналистларның чыгышларын ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, халык шагыйре Разил Вәлиев, Казан (Идел буе) федераль университеты Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникация институтының гаммәви коммуникация һәм татар журналистикасы кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы, профессор Васил Гарифуллин, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Флера Сәйфулина, Бөтендөнья татар конгрессы сайты редакторы-модераторы, журналист Әлфия Миңнуллина-Юнысова, ТР Журналистлар Берлеге әгъзасы, "Сөембикә" журналының әдәби мөхәррире Эльмира Закирова, "Шәһри Казан" газетасы журналисты, "Бәллүр каләм" республика бәйгесе лауреаты Линар Закиров бәяләде.

Безнең белән белән очрашуга Татарстан Журналистлар Берлеге рәисе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова да килде. Ул конференция җиңүчеләрен котлап, яшь каләм ияләрен яңадан-яңа җиңүләргә илһамландырды.

Менә хәлиткеч минутлар. Җиңүчеләрне игълан итү минутлары...

2 урын 1 дәрәҗә лауреат исеменә - Тукай районы Новый поселогы урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Айгөл Нуретдинова,

3 урын 1 дәрәҗә лауреат исеменә - Тукай районы Түбән Суык-Су гомуми урта белем бирү мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Алмаз Әхмәтҗанов лаек булды.

Конференциядә җиңүче кызларга көмеш беләзекләр, егетләргә көмеш каләмнәр, Дәүләт Советыннан истәлекле бүләкләр тапшырылды. Шунысы куанычлы, безнең районнан Новотроицк урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Ильмира Шиһапова да финалга узып диплом белән бүләкләнде.

1 ай дәвамында барган Туфан Миңнуллин исемендәге III республика конференциясе тәмам. Инде киләсе, IV республика конференциясендә очрашканга кадәр, дуслар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев