Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукай районы Күзкәй авылында пионер оешмасының 95 еллыгын билгеләп үттеләр + фотолар

Күзкәй китапханәсе каршында эшләүче «Хатирә» клубында бик матур очрашу булды. Башта муеннарына кызыл галстук кигән элеккеге пионерлар оешмада узган үсмер елларын, пионер тормышы белән бәйле төрле кызыклы вакыйгаларны, комсомолга кергән чакларын искә алдылар. Сагынып искә алырлык хатирәләр байтак булып чыкты: ул тимурчылык хәрәкәтенә кушылып, авылның өлкән яшьтәге кешеләренә булышу, колхоз...

Күзкәй китапханәсе каршында эшләүче «Хатирә» клубында бик матур очрашу булды. Башта муеннарына кызыл галстук кигән элеккеге пионерлар оешмада узган үсмер елларын, пионер тормышы белән бәйле төрле кызыклы вакыйгаларны, комсомолга кергән чакларын искә алдылар. Сагынып искә алырлык хатирәләр байтак булып чыкты: ул тимурчылык хәрәкәтенә кушылып, авылның өлкән яшьтәге кешеләренә булышу, колхоз басуларына кертү өчен өй буенча йөреп көл, кош тизәге җыю дисеңме, быргылы-барабанлы пионер сборлары, шөгыль түгәрәкләре, отрядлар арасында ярышлар...
Аннары, чакырылган вакытка, китапханәгә укытучы апалары Рәфилә Галиевага ияреп, гөр килеп, мәктәп балалары килеп керде. Китапханәче Тәнзилә Шәйхнурова аларга пионер оешмасының тарихы, Бөек Ватан сугышы елларында пионерларның батырлыгы турында сөйләде. Тәгъзимә Гыйззәтуллина үз чыгышында пионер символикасы, балачак идеаллары, пионер лагерьлары, анда уздырылган мавыктыргыч пионер сборлары, учак янындагы уеннар турында сөйләде. Очрашу ахырында бергәләшеп заманындагы бик популяр «Яныгыз, учаклар!» дигән җырны башкардык, дип хәбәр итте редакциягә Зөһрә Гарипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев