Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукай районы Комсомолец поселогының «Браво» арт-үзәгендә балалар иҗат коллективларының отчет концерты булып үтте

Шушы көннәрдә Комсомолец поселогының «Браво» арт-үзәгендә балалар иҗат коллективларының отчет концерты булып үтте. Бу көнне балалар үзләренең бар осталыкларын күрсәтте: биеде дә, җырлады да, шигырьләр дә сөйләде. Аеруча тамашачыларның күңеленә «Смайл», «Киндер-сюрприз» һәм иң кечкенә состав - «Шоколад» вокал студияләренең (җитәкчеләре Лилия Муллагалиева) чыгышлары хуш килде. «Изюминка», «Веснушка» хореография коллективлары...

Шушы көннәрдә Комсомолец поселогының «Браво» арт-үзәгендә балалар иҗат коллективларының отчет концерты булып үтте. Бу көнне балалар үзләренең бар осталыкларын күрсәтте: биеде дә, җырлады да, шигырьләр дә сөйләде.

Аеруча тамашачыларның күңеленә «Смайл», «Киндер-сюрприз» һәм иң кечкенә состав - «Шоколад» вокал студияләренең (җитәкчеләре Лилия Муллагалиева) чыгышлары хуш килде. «Изюминка», «Веснушка» хореография коллективлары да (җитәкчеләре Анна Шәрифҗанова) үзләренең бар осталыкларын күрсәтте.

Әйтергә кирәк: әлеге отчет концертын үткәрү Комсомолец поселогында матур бер гадәткә әйләнә бара. Балалар ел әйләнәсендә өйрәнгән һөнәрләрен күрсәтә, яшьтәшләренең матур чыгышларын карый. Концерт бик җылы мохиттә үтте, тамашачылар кечкенә артистларның һәрбер чыгышларын алкышларга күмеп утырдылар. Чарадан соң күмәкләшеп чәй эчү дә оештырдык, дип яза безгә «Браво» арт-үзәге директоры Анна Шәрифҗанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев