Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукай районы эшмәкәре Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенында катнаша

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты бинасына VI Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены делегатлары җыела. 9-11 мартта үтәчәк җыенда 41 төбәктән 700 эшмәкәр катнашачак, дип көтелә. Шулар арасында Иске Ерыклы авылы фермеры, Тукай районы фермерлар Ассоциациясе җитәкчесе Минталип Миңнеханов та катнаша. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та...

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты бинасына VI Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены делегатлары җыела. 9-11 мартта үтәчәк җыенда 41 төбәктән 700 эшмәкәр катнашачак, дип көтелә. Шулар арасында Иске Ерыклы авылы фермеры, Тукай районы фермерлар Ассоциациясе җитәкчесе Минталип Миңнеханов та катнаша. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашыр дип көтелә.

Эшмәкәрләр җыенына юл алган Тукай районы фермеры Минталип Исмәгыйлевич "Якты юл" газетасына хәбәр иткәнчә, җыен 3 аралашу мәйданында узачак: игенчелек (игенчелек, яшелчәчелек, бакчачылык), терлекчелек (терлекчелек, кошчылык), һөнәрчелек һәм агросәнәгать комплексы продукциясен экспортлау (умартачылык, балыкчылык).

Бу мәйданчыкларда авыл эшмәкәрләре эшчәнлекләренә кагылышлы төрле чыгышлар, фикерләшү, үзара киңәшү, кызыклы тәкъдимнәр кертү, борчыган сорауларга җавап алу да һәм алга таба хезмәттәшлек мөнәсәбәтләре урнаштыру буенча сөйләшүләр оештырылуы күздә тотыла.

Минталип Исмәгыйль улы әлеге җыенның эшмәкәрләр өчен гаять мөһим булуын искәртте:

- Беренче чиратта, бу фикер алышу, тәҗрибә уртаклашу, бер-береңнең хезмәт нәтиҗәсен, уңышларын күрү өчен, авылда да бизнес ясап булуына тагын бер кат инану өчен менә дигән мөмкинлек. Ләкин без, эшмәкәрлек серләренә генә түгел, ә туган телебездә аралашу культурасына, гореф-гадәтләребезне сакларга да өйрәнәбез. Җыен шулай ук яңа эшлекле партнерлар, дуслар табу урыны да әле ул, - диде Тукай районы фермеры.

Җыенның практик өлешендә делегатлар Татарстан Республикасының Арча һәм Балтач муниципаль районнарындагы авыл эшмәкәрләренең хуҗалыклары һәм татар авылларының комплекслы үсеше белән танышачак. Моннан тыш, "Корстон" сәүдә-күңел ачу комплексында РФ төбәкләрендә җитештерелгән продукция һәм халык кәсебе товарлары күргәзмә-ярминкәсе эшләячәк.

Минталип Миңнеханов үзенең уй-фикерләре, җыен барышы белән "Якты юл" газетасы һәм сайты укучыларын да таныштырып барачак. Яңалыкларны күзәтеп барыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев