Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукай районы керәшеннәре - Казанда

Районыбызда төрле конфессия hәм милләт кешеләре дус-тату гомер кичерә, хезмәт куя. Халкыбыз үз гореф-гадәтләрен, милли традицияләрне саклап яши. Гаиләләрдә яшь буында туган җиргә, туган телгә мәхәббәт тәрбияләнә. Мәдәни кыйммәтләр кадерләп саклана, яшь буыннан буынга тапшырыла. Тукайлыларның бар дөньяга күрсәтерлек, аны танытырлык милли хәзинәләре дә җитәрлек. Районыбыз  бит әле күренекле шәхесләр тудыручы төбәк тә.

Һәр милләт үзенең тарихын белергә тиеш. Ә нәселебезне, буыныбызны беләбез икән, киләчәгебез бар дигән сүз, ди Тукай районы керәшен халкы. Шушы көннәрдә районыбызда ай дәвамында үткәрелгән Тукай районы керәшен халкы айлыгы тәмамланды. Райондашларыбыз үзләренең керәшен культурасын, йолаларын, милли мирасларын тәкъдим иттеләр. Керәшен атналыгында районның данлыклы “Питрау”, “Айбагыр” hәм “Борды” җирле фольклор ансамбльләре катнашында берсеннән-берсе үзәнчәлекле концертлар куйды. Әйтик,  “Җакын туганнар” фольклор коллективы башкаруында “Питрау” бәйрәме театральләштерелде. Мәләкәс авылы “Питрау-бәләкәч” һәм “Питрау” үрнәк балалар фольклор коллективлары башкаруында - "Өй саклау" йоласыннан күренешләре сәхнәләштерелде. Тукай районы керәшеннәре Питрау тәкыясы үрү һәм себерке бәйләү серләренә төшенергә дә ярдәм итте. 
Районыбыз керәшен халкы hәрдаим очрашып-аралашып тора. Бу айлыкта да алар бер түгәрәк өстәл артында, җирлекләрендә булган борчу-шатлыклары турында фикер алышты. Керәшен халкы милләтенә багышланган махсус күргәзмәләр оештырылды. Хәтта районның керәшен авылларына блогерлар килеп туры эфирлар ясап, Тукай районы җирлекләрен халыкка тагы да танытты. Шуны да әйтергә кирәк, болар барысы да Я. Е. Емельянов исемендәге мәдәни үзәк социаль челтәрендә күрсәтелеп барды.
27 нче апрель көнне башкалабыз Казанда Я. Е. Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә Тукай районы керәшеннәре айлыгын ябу тантанасы узачак. Әлеге чара концерт форматында оештырылачак. Анда Тукай районының җор телле керәшеннәре үзләренең асыл карәндәшләре алдында сәхнә тотачак. Барысы бергә 64 тукайлы. Шунысы да куанычлы – алар арасында яшьләр дә, өлкәннәр дә бар. Тукай районында яшәүче керәшен халкы менә шундый бердәм, алар милли традицияләрне, гореф-гадәтләрне барлап, саклап яши, дип хәбәр итә районның мәдәният бүлеге.

 

Фото Тукай районы мәдәният бүлегеннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев