Тукай районы картлар hәм инвалидлар йортында волонтерлар чыгыш ясады
Яңалыклар

Тукай районы картлар hәм инвалидлар йортында волонтерлар чыгыш ясады

Бүген Тукай районы картлар hәм инвалидлар йортында “Каенкай” мәктәп яны лагереннан волонтер балалар “Яхшы кәеф” программасы белән чыгыш ясадылар.

Социаль хезмәт алучылар hәрбер чыгышны алкышлар белән  җылы каршы алдылар, балаларның hәрбер чыгышына куанып утырдылар. Балалар белән очрашу картлар йортында яшәүчеләрнең психоэмоциональ хәлләрен яхшырта.


Нет комментариев