Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукайлыларга кайда ял итәргә?

Мәдәни афиша.

Якындагы ял көннәрендә һәм киләсе атнада район авыллары мәдәният йортларында Нәүрүз яз бәйрәмен билгеләп үтәчәкләр. Бу шимбәдә, 18 мартта, көндезге сәгать 12дә бәйрәм чаралары Мусабай-Завод һәм Ташкичү мәдәният йортларының клуб территориясендә, 19 мартта 10 сәгатьтә Иске Байлар мәдәният йорты янында узачак. 20 мартта сәгать 11дә Күзкәйдә күңел ачу программасы башланачак. 21 мартта язны каршы алу бәйрәме Иске Дөрештә, Иштирәктә, Новотроицкийда 10, 13 һәм 19 сәгатьләрдә билгеләп үтеләчәк. Икенче көнне 14 сәгатьтә бәйрәм чараларына Калмаш мәдәният йортына, 12 сәгатьтә Яңа Бүләккә чакыралар. 24 мартта бәйрәм Иске Абдул мәдәният йортында 10 сәгатьтә башланачак.

Авыл җирлекләрендә волонтерлык эше дәвам итә. Киләсе атна дәвамында иртәнге 9дан кичке 21гә кадәр Круглое  Поле күпфункцияле үзәгендә маскировка челтәрләре үрү буенча эш дәвам итәчәк. 21 мартта сәгать 18дә волонтерлар Сәмәкәй мәдәният йортына җылы оеклар бәйләү өчен җыелачак.

Татарстанда милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында чаралар дәвам итә. Мәсәлән, 20 мартта 19 сәгатьтә Мәләкәстә «Минем күпмилләтле илем» квест-уены башланачак, 21 мартта 14 сәгатьтә Комсомолец поселогында “Гореф-гадәтләр һәм йолалар җыентыгы " дип аталган чара узачак. Шул ук көнне 19 сәгатьтә Мәләкәстә халык биюләре буенча мастер-класс узачак, 23 мартта 10 сәгатьтә Теләнче-Тамакта презентация чарасы уза, 18 сәгатьтә Күзкәйдә фольклор кичәсе оештырылачак, шул ук вакытта Калмия мәдәният йортында кич утыруга җыелачаклар, 24 мартта 19 сәгатьтә шундый чара  Яңа Бүләктә узачак, шул ук вакытта Яңа Сарайлыда балачак милли уеннары кичәсе була..

Кул эшләре сөючеләрне 21 мартта 18 сәгатьтә Олы Шилнә клубына, 23 мартта 14 сәгатьтә Иштирәккә,, 17 сәгатьтә Иске Дөрешкә, 24 мартта Таулар мәдәният йортына чакыралар.

25 мартта Яңа поселогы мәдәният йортында мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләренең һөнәри бәйрәменә багышланган чара оештырылачак.

Ял көннәрендә район мәдәният йортларында яшьләр өчен дискотекалар булачак Рәхим итегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев