Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Тукайлылар яхшы әзерләнгән

2023 елның язгы кыр эшләренә әзерлекне тикшерү узган атнада безнең районда узды. Казан аграр университеты укытучылары, галимнәре Геннадий Пикмуллин, Илшат Хафизов, Республика Россельхозцентрының Тукай филиалы башлыгы Назыйм Сәлахетдинов, районның авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Рәшит Хәбетдинов, башка белгечләрдән торган комиссия киләсе сезонга хуҗалыкларның әзерлек дәрәҗәсен бәяләде.

Республикада традициягә әйләнгән әлеге конкурс-бәйге машина-трактор паркының (агрегатларның, техник хезмәт күрсәтү пунктларының, эретеп ябыштыру звеноларының) әзерлек дәрәҗәсе, хезмәтне саклау эшен оештыру, үсемлекчелектә чәчү башланганчы башкарылган эш (орлыкларның сыйфаты, агызу материалының әзерлеге, орлык материалын анализлау) кебек критерийларны үз эченә ала.

Комиссия әгъзалары билгеләп үткәнчә, районның барлык хуҗалыклары да кыр эшләренә яхшы әзерлек күрсәткән. Иң яхшысы дип «Гигант» ҖЧҖ танылды, икенче урында – «Кама» агрофирмасы, алдынгылар өчлеген Сәйдәшев исемендәге АХП тәмамлый.

/ Рөстәм Зәкиев Фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев