Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукайлылар гөрләтеп бәйрәм иттеләр

Сабантуй – иң яраткан, күңелле татар халык бәйрәме. Тукай районында Сабантуе быел да Кызыл Байрак авылы янындагы урман аланында үтте.

Икмәкле һәм хикмәтле ишегалды

Традицион бизәкле капка янында игенчеләрнең зур ишегалды урнашкан. Бәйрәм кунакларын Калмия мәдәният йорты каршында уңышлы эшләүче «Кардәшләр» үзешчән фольклор коллективы, «Чаткылар» театр төркеме үзешчән артистлары шигырьләр сөйләп, җырлар җырлап каршы алдылар. Биредә бер почмакта көзге бодай үсеп утыра, янәшәдә печән өеме, арырак тыгыз бәйләнгән көлтәләр урнашкан. Элеккеге заманнардагы күренешне тасвирлап алъяпкыч япкан ир-атлар, алар арасында – укытучылар Марат Вәлиев һәм Александр Фролов, ашлык сугалар. Калмия клубы мөдире Ләйсирә Сәхипҗанова җырлый-җырлый ашлыкны капчыкка җыя.

Бер читтә җил тегермәне бодайны тартып он ясый. Бу яңа сафка баскан тегермән халыкның игътибарын җәлеп итте. Аның янында күп кеше фотога да төште.

Ә Сабантуе бәйрәмендә Яңа Бүләктән Дилбәр Гыймазетдинова мичтә ипи пешерә.

– Икмәк пешерү осталыгына мине әбием өйрәтте. Камыр кую, салган ипинең мичтә кызаруын күрү, аннары пешкән ипине алып, күкрәгеңә куеп кисү – үзе бер рәхәт,– дип сөйләде Дилбәр апа, елмаеп. Мич янында – аның авторы –Азат Әһлиев.

Биредә бурадан өй төзеп куйганнар. Аның диварлары чигелгән сөлгеләр һәм кулъяулыклар белән бизәлгән, караватта гүзәл чәчәкләр төшкән ак мендәрләр, идәндә сугылган паласлар. Ишегалдында без сыер белән аның хуҗабикәсен очраттык.

–Сыерның исеме Иркә. Аның сөте майлы, тәмле. Дөрес, сөтлебикәм биредә яңгыраган музыкага, тамашачының игътибарына ияләшмәгән, – дип уртаклашты сөйкемле хуҗабикә – Новотроицкий мәдәният йорты директоры Людмила Строкина.

Майдан гөрли, анда тантана

Майданда бәйрәм башланып китә. Театрлаштырылган тамашада 780 кеше катнаша. Аның режессеры район мәдәният бүлегенең массакүләм тамашаларны куючы оста белгеч Венера Кашапова. Синхрон бию хәрәкәтләре, төсле милли киемнәр, искиткеч күренеш һәркемне шаккатырды. Сабантуй сәхнәсенә Тукай районы башлыгы Фаил Камаев һәм бәйрәм кунагы, Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов күтәрелә.

Район җитәкчесе түгәрәк икмәкне баш өстенә күтәреп, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә, шәһәр һәм авыл халкының өстәлләрендә югары сыйфатлы азык-төлекнең булсын өчен, район кырларында, фермаларда хезмәт куйган һәркемгә чын күңелдән рәхмәт белдерде. Фаил Камаев Сабантуй һәм Россия көне белән котлады, безнең районда төрле милләт вәкилләре дус һәм тату яшиләр һәм эшлиләр, дип билгеләп үтте.

Ул ассызыклаганча, районыбыздан махсус хәрби операциядә мобилизацияләнеп 275 тукайлы катнаша, без алар белән горурланабыз, диде. Фаил Мисбахович аларның җиңү белән исән-сау кайтуларын теләде.

Аннары сүзне Казаннан килгән кунакка бирделәр.

– Сабантуй – борынгы бәйрәм. Ул халыкның бердәмлеген, дуслыкны, хезмәтнең бөеклеген символлаштыра. Бүген бәйрәмнең төп геройлары-игенчеләр, кырларда һәм фермаларда эшләүчеләр. Тукайлылар барлык өлкәләрдә алдынгылар, бу фидакарь хезмәт нәтиҗәсе, – диде Ленар Гарипов. Аннары Тукай районы гимны астына Сабантуй әләме күтәрелде. Бу мактаулы миссияне быел кырлар батыры Игорь Вашенков һәм Россиянең спорт мастеры Ришат Гайнетдинов башкардылар.

Майданга бәйрәмнең иң мөһим кунакларын – хезмәт алдынгыларын чакырдылар. Бүләкләр алучылар арасында механизаторлар һәм савымчылар, яшелчәчеләр һәм ветеринария табиблары, фермер хуҗалыклары башлыклары һәм аш-су осталары бар иде.

Уеннар, ярышлар – бәйрәм бизәге

Бүләкләү тантанасыннан соң спорт уеннары һәм күңелле бәйгеләр башланды, мәсәлән, чүлмәк вату, көянтә асып сулы чиләкләр белән йөгерү, авызга йомыркалы кашыкны кабып узышу, аркан тарту. Әтәч алырга биек баганага менү, армрестлинг, гер күтәрү кебек ярышлардан тыш, гайрәтле ир-атлар автомобильне арканга җигелеп тарттылар, авыр бүрәнә күтәрүдә ярыштылар.

Ә майданның төп тамашасы, традиция буенча, милли көрәш булды. Янәшәдәге келәмнәрдә яшүсмерләр һәм ир-атлар көч сынашты. Биклән авылы егете Илназ Рамазанов Тукай районының абсолют батыры булды. Аның җилкәсенә тәкә салдылар, йөз мең сумлык бүләк сертификаты тапшырдылар.

Зур сәхнәдә җыр сөючеләр алдында «Кунел» радиосы алып килгән артистлар чыгыш яса-ды. Тамашачыларга бикрәк тә Татарстанның атказанган артисты Салават Миңнеханов һәм аның хатыны Гүзәлем чыгышлары ошады.

Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразова Сабантуйның үзгә бер бизәге-йолдызы булды. Республикабызның атказанган артисты Илдар Хәкимов белән бергә алар тукайлыларга һәм бәйрәм кунакларына иң матур җырларын бүләк иттеләр.

Сабантуе -2023 иң онытыл-маслык, иң дулкынландыргыч, күңелгә үтеп керерлек һәм матур тәэсирләр калдырды, көч-дәрт өстәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев