Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукай районының өч КВН командасыннан - икесе ярымфиналда!

Шушы көннәрдә Казанда шаяннар һәм тапкырлар клубының «Әйдә шаяРТ» уеннарының чирек финалы үтте.

Уен ике өлештән торды. Беренче моторда - 8 команда катнашты, бу – Казан hәм Яр Чаллы шәhәре, Тукай, Буа, Сарман, Саба районнары, Республиканың профсоюз оешмасы командалары көч сынашты. Икенче моторда - Алабуга, Арча, Актаныш, Казан, Тукай районы Иштирәк авыл җирлегенең “Текә кызлар”, Бикләннән “Биклән борычлары”, “Челтәрләр компаниясе” квнчылары очрашты. Киеренке уен нәтиҗәсендә, командалар арасыннан ярымфиналга нибары 10сы генә чыкты, шулар арасыннан Тукай районының өч командасыннан – районның КВН җыелма командасы hәм “Биклән борычлары” командасы уенчылары да бар! Командалар җитәкчеләре арасында иң текә команда җитәкчесен дә сайладылар. Сораштыру нәтиҗәсендә Тукай районының КВН уеннары кураторы Эльза Бакирова 68% тавыш җыеп, Актаныш районын уздырды. Ул “Әйдә шаяРТ” КВН уеннары оештыручылары тарафыннан да югары бәяләнде. Әйтергә кирәк, ярымфиналга чыккан командаларны 1 нче майдан 12 сенә кадәр Крымда зур әзерлек тә көтә.  

/Фото Тукай районы мәдәният бүлегеннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев